Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә каһарман якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә

Алар безнең йөрәкләрдә...

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Газимов һәм Иван Немасевның якты истәлегенә күптармаклы технологияләр техникумында патриотик-хәтер почмагы булдырылды. Шундый ук почмак Яңа Борындык башлангыч белем бирү-балалар бакчасында Иван Сидоров хөрмәтенә дә ачылды.

—Батыр якташларыбызның истәлекләре мәңгелек. Япь- яшь булуларына карамастан, алар курку белмәс чын геройлар булдылар. Махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк илебезнең иминлеген, бөтенлеген саклау юлына бастылар. Әлеге почмаклар райондаш егетләребезнең батырлыклары һәм исемнәре мәңгелек булуын искәртеп торачак. Үсеп килүче буын мондый геройларны истә тотсын һәм алардан үрнәк алсын иде, — диде район башлыгы Марат Гафаров техникумда узган чарада.

Һәлак булган хәрбиләргә хәтер почмакларын ачу тантанасына аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, белем бирү учреждениесе коллективы, укучылар, яшьармиячеләр, «Форпост» оешмасы вәкилләре дә чакырылган иде. Тантана барышында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Айдар—Марс урта мәктәбендә, Иван—Хорновар-Шигали урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, техникумга киләләр. Спорт, мәдәни чараларда, иҗтимагый эшләрдә актив катнашалар. Автомеханик белгечлеге алып, Россия Кораллы Көчләре сафларында берьеллык хәрби хезмәтләрен узалар. Аннан соң да контракт төзеп, хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Махсус хәрби операциядә әлеге егетләр алгы сызыкта була, үзләрен аямыйча, ил тынычлыгы өчен көрәшә. Хәрби хәрәкәтләрнең берсендә аларның гомере өзелә. 

Яңа Борындык башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында узган тантаналы чара 27нче ноябрьгә — батыр якташыбыз Иван Олегович Сидоровның туган көненә туры килде. 

Иван Борындыкта туып-үсә, башлангыч белемне дә шунда ала. Армиядән соң, контракт буенча хезмәт итә башлый. Махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак була. Ульяновск шәһәрендәге Дан Аллеясында җирләнә. Өйләнгән, ике баласы бар. 

Чарада чыгыш ясаучылар да геройның үлемсез булуын билгеләп үттеләр. "Иван Сидоровның батырлыгы һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Мәктәптә белем алучы яшь буын, бу мемориаль тактага карап, геройны гел истә тотар дип ышанабыз«,-диде Яңа Борындык башлангыч белем бирү-балалар бакчасы директоры Елена Душечкина.

Хәтер почмаклары герой-якташларыбызның шәхси әйберләре, фото-биографияләре белән баетылган. Россия Президенты Указы нигезендә райондаш егетләребез «Батырлык» орденнары белән (үлгәннән соң) бүләкләнгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, әлеге махсус хәрби операция зонасында вафат булган каһарман егетләребезнең якты истәлеген мәңгеләштерү «Форпост» учреждениесенең (җитәкчесе Альберт Сөләйманов) «Алар безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев