Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә йөгерү буенча эстафета узды

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Римма Мәүлетова

Ул көнне чаңгы базасында спортның йөгерү төрен үз иткәннәр җыелган иде. Ярышларда район учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, тармак технологияләре техникумы студентлары, мәктәп укучыларыкатнашты.

Спорт бәйрәме эстафетаны ачу тантанасыннан башланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов һәм җиңел атлетика буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе, МУП «Прогресс» директоры Евгений Иванцов ярышларда катнашучыларны сәламләделәр, аларга уңышлар һәм җиңел җиңүләр теләделәр.

Ярышлар башланыр алдыннан ГТОның кышкы фестивалендә республика буенча икенче урын яулаган безнең район командасы билгеләп үтелде. Кышкы фестивальнең республика этабы нәтиҗәләре буенча команда спортчылары Егор Старшов, Агния Аръяхова, Алина Бикчурова, Никита Юманов, Сергей Шавкин, Татьяна Задурова, Динар Алимов, Николай Марков, Артем Солдатов, Валентин Маняков, Александр Петров, Петр Спиридонов, Валерий Юманов Дипломнар, медальләр һәм «Акчарлак» йөзү бассейнына абонементлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук командага җиңүче кубогы да тапшырылды.

Аннан соң Гөлинә Насыйбуллина, Алевтина Остроумова, Ранис Латыйпов, Ландыш Куликовага ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.

Эстафета районның гомуми белем бирү мәктәпләре, авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр командалары арасында аерым уздырылды.

Эстафета ахырында җиңел атлетика буенча иң яхшы командалар билгеләнде. Мәктәп укучылары арасында финишка беренче булып Зур Аксу урта мәктәбе укучылары килде, ә Городище урта мәктәбе һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Авыл җирлекләре арасында Село-Уби авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады. Матак авыл җирлеге командасы икенче урынны, ә Городище командасы өченче урынны яулады.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында 1 урынны 114 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре алды. «Спорт мәктәбе» спортчылары икенче урынны, ә район хакимияте командасы өченче булды.
Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев