Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшәүче Мария Петровна Шуркинага 103 яшь тулды

Туган көнен ул шатланып, көр күңел белән каршы алды.

Тәбрикләүләргә район җитәкчелеге дә кушылды. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. 

Бер гасырдан артык дәвернең һәм тарихның тере шаһиты Мария Петровна ачлыкны күргән, сугышны үткәргән..

103 яшьлек әбинең хәтере дә яхшы. Хәтеренең бер читендә аеруча сугыш михнәте истә калган.

Сугышларны кичергән, ачлык, юклык белән җәфаланган райондашыбыз җир йөзендә тынычлык булсын, дип тели.

Мария Петровна Яңа Элмәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Тормыш җайга салынганда гына Бөек Ватан сугышы башланган.

Гаиләдән дүрт абыйсы да фронтка китә.. Барысы белән беррәттән таңнан таңга кадәр хезмәт куя Мария Петровна: ашлык ура, атлар белән салам ташый, фермада эшли. Сугыш елларында аларны окоп казырга, урман кисәргә җибәрәләр.

Сугыш афәте генә түгел, 1943 елда бер-бер артлы әти-әниләре бакыйлыкка күченә. Үзеннән соң булган энесен һәм сеңелләрен тәрбияләү бурычы да Мария Петровна җилкәсенә төшә.

1948 елда Мария Петровна Хайбулдино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды Иван Петрович Кузьминга кияүгә чыга. Гаиләдә сигез бала туа. 

Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда, ә Иван Петрович "Сельхозтехника"да эшли. Кызганычка каршы, ире алган яралардан бик иртә вафат була. Мария Петровна барлык балаларын да берүзе аякка бастыра, барысына да лаеклы белем бирергә тырыша. Алар арасында табиблар, укытучылар да бар.

Бүген Мария Петровна балалары янәшәсендә хөрмәтле әни. Әле дә булса аларны аналарча кайгыртып яши. Хәзерге вакытта 76 яшьлек улы Петр һәм килене Лида тәрбиясендә көннәрен үткәрә. Аны 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы уңышлары белән сөендерә.

Мария Петровна 90 яшендә күзенә операция ясата. Дәфтәр битенә үз куллары белән үзе язган шигырьне табибларга укып, шаккатыра. Бүгенге көндә дә газета-китапларны укырга тырыша. "Уку-хәтерне сакларга ярдәм итә",-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев