Чүпрәледә янгын чыгу сәбәпле Басыйровлар гаиләсе бернисез, урамда яшәргә калган
Ярдәм кирәк
Басыйровлар гаиләсе 28 июльдә йорт-җирсез калды. Бүгенге көндә алар вафат булган туганнарының кечкенә генә йортына сыенган.
—Икебез дә шушы авылда туып, шунда үстек, гомере буе колхозда эшләдек. Мин фермада, сыерлар саудым. 58 яшемә җитеп, пенсиягә чыктым, шул уңайдан ясин мәҗлесе уздырган идек ул көнне. Бик күп туганнар кайтты. Тирә-күршеләр, авылдашлар керде кунакка.
Көннең икенче яртысында балалар арткы яктан төтен чыкканын күреп, йөгереп керделәр. Берни уйламыйча, табын артында чәй эчеп утыра идек. Кем кая ничек чыгып киткәнебезне дә хәтерләмим. Су сибеп карадык, ут телләре мизгел эчендә түбәгә менеп китте. Бөтен тирә-якны, өй эчен төтен, ялкын томалап алды. Мизгел эчендә бернисез утырдык та калдык....Ярый әле документларны алып чыга алдык. Коточкыч зур сынау бу, — ди Фәридә ханым.
Ялкын телләре өйне, мунчаны, мал-туар сарайларын, аларга дип әзерләгән печәннәрне юк итә.
—Хәзер әзрәк аңга килеп, уйлыйбыз да, ярый әле төнлә булмады, янып та үлгән булыр идек, дип куябыз. Чыгып та җитә алмый идек, мал-туарлар да ярый урамда иде,-ди йорт хуҗасы.
—Бәйрәмгә дип тана суйган идек, бройлерлар, бераз үрдәк, аларны суткычка тутырып куйдык. Барысы да юк булды, — дип өзгәләнә хуҗабикә күз яшьләрен тыя алмыйча. —Иптәшем өч ел рәттән бер төрле төш күреп килде. «Уяна да: „Хатын, тагын төшемдә яндык“, ди. Бу көннәрдә мәрхүмә әнием дә бик борчылып йөрде төшемдә. Күрәсең, кисәтүе булгандыр»...
Чыннан да килгән зыянны санап бетерерлек түгел. Үткән ел гына өйгә дә ремонт ясаган булганнар, сулар кертеп, чыгарганнар. Саный китсәң, бар әйбер дә зур бәяләр тора бит.
Кунакка кайткан Фирүзә апалары сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр документларын алып чыгалар.
—Мин инде күптән лаеклы ялда. Кунакка чакыргач, мәҗлескә генә түгел, торып та китәрмен дип планлаштырып кайткан идем. Кирәк-яраклар, әзрәк акча, документлар—барысын да алдым. Ярый әле янгын сүндерүче документларымны алып чыкты, калган әйберләрем барысы да янды. Доументларымның да читләренә зыян килгән. Туганнарым халат алып кидерделәр менә,-ди Ульян шәһәреннән кайткан Фирүзә апа.
Каршы күршеләре Әдия апа Мәхмүтова да: "Янгынны күргәч, кан басымнарын 200дән узып киткән. Бик курыктым, балаларыма шалтыраттым. Көн бик аяз, җил уңае да безнең якка исә... Мизгел эчендә күршеләремнең бернисез калуларына әле дә ышанып бетә алмыйм",-ди.
Басыйровлар исә: "Ярый әле башлар исән калды«,-дип юаналар.
Ә кайгы алар ишеген беренче тапкыр гына шакымый. Берничә еллар элек Казан шәһәреннән суда батып үлгән улларын кайтарып җирлиләр. Бүгенге көндә балаларыннан кызлары Гөлүсә бар, гаиләсе белән Казанда яши. Аларның: «Әйдәгез, безгә», диюләрен дә кабул итәселәре, яшәгән җирләрен ташлап китәселәре килми.
Кинәт кенә бернәрсәсез калган гаилә бик кыен хәлдә бүген. Утның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү бара, Басыйровлар үзләре электр чыбыкларыннандыр дип фаразлыйлар.
Ни генә булса да, бәла-казадан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Безнең халык авырлык килгәндә, гаять ярдәмчел, эчкерсез ул. «Ил төкерсә, күл була», дигәндәй ихлас ярдәм кулыбызны сузыйк, хөрмәтле райондашлар. Кызлары Гөлүсәнең 89274707471 номеры «Сбербанк» картасына беркетелгән. Гаилә башлыгының телефон номеры 89656060772 «Ак Барс» картасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев