Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңартылган мәшгульлек үзәге ачылды

Мәшгульлек үзәге яңа мөмкинлекләр ача.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашында узды.

Төзекләндерүдән соң, үзәк килүчеләрне заманча һәм уңайлы мохитта каршы алды. Яңартылган кадрлар үзәгендә, хәтта балалар өчен махсус почмак та бар. Шулай ук, биредә эш бирүчеләр һәм буш вакансияләргә дәгъва кылучыларның үзара аралашуы өчен, шулай ук эшсезләргә яңа һөнәр үзләштерү, квалификациясен күтәрү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

– Яңартылган мәшгульлек үзәген ачу– ул халыкны эш белән тәэмин итү системасын үстерүдә һәм уңышлы карьера ясау өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүдә мөһим адым, - дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм яңартылган учреждениенең халыкка ярдәм итүдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләвенә ышаныч белдерде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Роберт Низамов билгеләп үткәнчә, яңартылган үзәк күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга һәм чүпрәлеләрнең хезмәт базарындагы позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.

–Бүгенге көндә үзәктә 12 вакансия исәпләнә, шулай ук, пилотсыз очу аппаратлары буенча операторларны укыту өчен төркем туплана. Болар барысы да «Кадрлар» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Теләге булган һәркем 8(84375) 2-24-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала, -дип сөйләде Роберт Низамов.

Белешмә

Үзәктәге эшләр “Кадрлар” илкүләм проектының “Хезмәт базары белән идарә итү” федераль программасы нигезендә башкарылган. Милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

“Кадрлар” илкүләм проекты, хезмәт базары ихтыяҗларына туры китереп, кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. 2029 елга илдә барлык мәшгульлек хезмәтләрен яңарту һәм “Работа России” дигән яңа кадрлар үзәкләрен ачу күздә тотыла. 2025 елда Татарстанда шундый 49 яңартылган мәшгульлек үзәге ачылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев