Чүпрәледә һава-десант гаскәрләре көненә багышланган масштаблы чаралар узды
Хәтерләрдән җуелмас!
Чара иртәнге якта Городище авылыннан барлык буын сугышчы-десантчыларга һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы-десантчы Исаев Денис Петровичка истәлек монументы ачудан башланды.
Бәйрәм котлаулары белән чарада катнашучыларга район башлыгы Марат Гафаров, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Николай Угаслов мөрәҗәгать итте.
—Һава-десант гаскәрләре көнен без һәрвакыт аеруча горурлык хисләре белән каршы алабыз. Әлеге гаскәр хәрбиләренә илебез тарихында үз эзен салган сугыш хәрәкәтләрендә иң катлаулы бурычлар йөкләнә һәм десантчылар аларны һәрвакыт намус белән үтәгәннәр һәм бүгенге көндә дә үтиләр. Әлеге истәлекле мемриал плитә дә илебез тынычлыгы өчен сакта торган герой-якташларыбызның хәтере, шулай ук, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү символы булыр дип ышанам,-диде Марат Гафаров.
Чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, монументка чәчәкләр салдылар.
Истәлек плитәсе урнаштыру инициаторы һәм оештыручысы булып Анатолий Храмов тора. Анатолий Храмов үзе дә —десантчы. Чара барышында әлеге эшкә зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт Хатлары тапшырылды.
Шулай ук, һава-десант гаскәрләре көнендә Чуваш Чүпрәлесе авылында сугышчы-десантчыларга багышланган Стелланы ачу тантанасы узды. Истәлек куаклары утыртылды.
Стела мәктәп каршында урнаштырылган. Аны булдыру идеясе белән Юрий Албутов чыккан. Аңа бу идеяны тормышка ашыруда шушы авылдан чыккан десантчылар ярдәм иткән.
Стеланы ачу тантнасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашты.
Шундый ук чара көннең икенче яртысында Яңа Элмәле авылында булды. Яңа Элмәле төрле чорда ил өчен катлаулы хәлләрдә, хәрби конфликтларда үзенең дүрт улын югалткан авыл. Яңаэлмәлеләр тырышлыгы белән авыл уртасында Дан аллеясы булдырылып, анда Әфганистанда, Чечен Республикасындагы хәрби конфликтларда һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Геннадий Чамин, Николай Прищельцев, Александр Шуркин, Андрей Годунов истәлеге мәңгеләштерелде. Егетләрнең фоторәсемнәре һәм алар турындагы мәгълүматны туплаган монументлар ачылды.
— Хәтер мәңгелек, — диде район башлыгы Марат Гафаров. — Без хәтеребездән җуймасак, ил өчен гомерләрен корбан иткән батырларыбызның истәлеге дә мәңге яшәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев