Чүпрәледә ГТО буенча кышкы фестивальнең муниципаль этабы узды
«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында укучылар Спартакиадасы кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.
Кышкы фестивальдә районның 19 гомуми белем бирү учреждениесе командасы катнашты. Һәр команда составына 5 укучы кертелгән иде.
Фестиваль башланыр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Мария Шевелевага, Шланга мәктәбе укучысы Раяз Идиятуллинга, Хорновар-Шигали мәктәбе укучысы Руслан Ильбеевка, Яңа Уби мәктәбе укучысы Андрей Сердцевка ГТОның алтын билгеләрен тапшырды.
Кышкы фестиваль вакытында укучылар II-VI баскычлар буенча ГТО нормативларын үтәделәр, чаңгы буенча да нормативларны тапшырдылар.
Укучылар Спартакиадасы кысаларында үткән кышкы фестивальнең муниципаль этабына нәтиҗәләр исә соңрак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев