Чүпрәледә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы —Тарихта без эзлебез» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Гаилә тарихлары барланды
Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләр — районыбыз горурлыгы ул. Әлеге бәйге дә шундый гаиләләрне барлый. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов та әйтеп узды.
— Районыбызда бай нәселле, күркәм шәҗәрәле гаиләләр бик күп һәм без алар белән горурланабыз,-диде ул.
Республика Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов:
— Әгәр дә кеше нәселенең үткәнен белә икән, димәк, ул тарихны да яхшы белә — диде.
Бәйгедә районның алты: Иске Шәйморза авылыннан Абдрәкыйповлар, Кече Чынлы авылыннан Нуруллиннар, Уби авылыннан Сердцевлар, Шланга авылыннан Хәлиловлар, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Мулендеевлар һәм Хорновар-Шигали авылыннан Михайловлар гаиләсе катнашты.
— Нәселебезне өйрәнү өчен шактый ук архив документларында «казынырга» туры килде,- дип сөйли Наталья Мулендеева.— Милли гореф-гадәтләрне, күп туганнарны белергә кирәк. Башлаган эшебезне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.
Бәйгедә катнашучы һәр гаилә үзенчәлекле программа тәкъдим итте. Сердцевларның гаилә шәҗәрәсе, мәсәлән, укытучы һөнәре белән тыгыз бәйләнгән. Ул 300 елга сузылган.
Кече Чынлы авылыннан Нуруллиннар — "элеккеге әбиләр сандыгы«ның тере шаһиты. Күргәзмә өлешендә татар халкының, гаиләләренең бай гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.
— Без китап укырга яратабыз. Бала-оныклар да үз тарихларын белсен дип тырышабыз., — диделәр Абдрәкыйповлар да.
Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча муниципаль этапта җиңүчеләр итеп Сердцевлар гаиләсе танылды. 2 нче урында—Нуруллиннар, 3 нче урында—Михайловлар.
Белешмә
«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы —Тарихта без эзлебез» республикакүләм бәйгене Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты оештыра. Ул гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев