Чүпрәледә «Дуслык сыйныфы серләре» республика бәйгесенең зона этабы булды
Сыйныфтагы дуслык серләре Районда РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән «Гаилә елы» кысаларында «Дуслык сыйныфы серләре» республика бәйгесенең зона этабы булды
Бәйгедә алты: Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районы командалары катнашты. Бәйгедә безнең район данын яклап Петр Васильевич Дементьев исемендәге Уби урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты чыгыш ясады.
Чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмә белән таныштылар. Анда командалар үз эшчәнлекләре турында сөйләде, үз мәктәпләре һәм сыйныфлары иҗатының җимешләрен: портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар һәм кубокларны күрсәтте. Гомумән, биредә ата- аналар комитетларының мәктәп тормышында актив катнашуын күрергә мөмкин иде.
Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова сәламләде.
Үз чыгышларында алар ата-аналар комитетларының мәктәп тормышында зур роль уйнавын, комитетның эшчәнлеге никадәр көйле һәм җаваплы булса, мәктәптәге атмосфера, ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре, өлкәннәр һәм балалар арасында аралашу да тиешле дәрәҗәдә булачагын билгеләп үттеләр һәм командаларга уңышлар теләделәр.
Бәйгенең беренче этабында командалар «Безнең күңелле, дус сыйныф!» дип исемләнгән визит карточкасы белән таныштырдылар. Монда жюри тарафыннан командаларның иҗади идеяләре, артистлыклары, оригинальлекләре, бердәмлекләре бәяләнде. Үз командаңның барлык бу сыйфатларын 5 минут эчендә күрсәтеп өлгерергә кирәк иде. Һәр команда бер-берсен кабатламыйча, үзенчәлекле һәм эчтәлекле тематик инсценировка әзерләгән иде.
Икенче этапта командалар проект якладылар. Проектлар төрле: экология, милләт, патриотик тәрбиягә һ.б. шундый темаларны үз эченә алган иде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Буа һәм Тәтеш районнарының ата-аналар комитеты- 3нче, Апас һәм Кама Тамагы районнарының ата-аналар комитеты — 2нче, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарының ата-аналар комитеты 1нче урынны яулады.
Җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде. Чүпрәле командасы һәм призлы 1нче, 2нче урыннарны яулаган командалар бәйгенең ярымфиналында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев