Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Дуслык» паркында монумент ачылды

Моумент махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Чашкин истәлегенә куелды

«Батырлык ордены кавалеры, контрактчы Михаил Юрий улы 2022 елның 23 маенда һәлак булган иде. 
Монументны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров, отставкадагы полковник, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Валерий Колпаков, район җитәкчеләре, хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе, туганнары һәм дуслары, яшь армиячеләр, «Форпост» отряды, Иске Чүпрәле күппрофильле лицее яшь армиячеләре, укучылар, авыл халкы катнашты.

Ватанны саклаучылар өчен горурлык сүзләрен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров әйтте.

— Михаил Юрьевич тыныч халыкны яклап, махсус хәрби операция барышында ил кушканны үтәгәндә батырларча һәлак булды. Һәм аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк, — диде ул. 

Хәрби хезмәткәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, батырның монументына тере канәферләр салдылар. Яшь армиячеләр шигырьләр Валерий Колпаков: «Беркайчан да үз геройларыбыз турында онытырга тиеш түгелбез һ. Алар намус белән үзләренең сугышчан бурычларын үтәделәр», дип чыгыш ясады.

Геройның хатыны Татьяна Чашкина Михаил турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Михаилның үз йөрәгендә мәңге яшәячәген, һәрвакыт яраткан ир, әти һәм ул буларак хәтердә калачагын билгеләп үтте. «Бүгенге авыр чорда бердәм булыйк, тыныч тормышның кадерен белик!»- монумент ачу вакыйгасы шуны тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев