Чүпрәледә чөгендер алу дәвам итә
«Р. А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шикәр чөгендере алуга керештеләр. Уңышы да яхшы — һәр гектардан уртача 400 центнер.
Хуҗалыкта эш ике сменада оештырылган. «Холмер» маркалы ике һәм «Ропа» маркалы бер комбайн бу эшкә җәлеп ителгән. Механизаторлар Максим Лазарев, Рәсим Низаметдинов, Фанис Камалетдинов, Иван Наумкин вакыт белән санашмыйча эшлиләр.
Чөгендер алу белән бер үк вакытта көнбагыш культурасын да урып-суктыралар КФХда. Әлеге культура 1000 гектар мәйданда игелгән. Бу эшне Илгизәр Бохариев, Фәрит Басыйров, Ранис Баһаветдинов, Фәнис Кәримов, Сергей Дубов җитәкләгән «Полесье» һәм Зөлфәт Юсупов җитәкләгән «Класс Тукано» комбайннары башкара. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 23 центнерны тәшкил итә.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 2000 гектар җир туңга сөрелгән, 450 гектар мәйданда көзге бодай чәчелгән.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 775 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Уртача уңыш 461 центнерны тәшкил итә.
Район буенча 3067 гектар мәйдандагы көнбагыш культурасы урып-суктырылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 29,9 центнер. Кышкы чорга мал-туар өчен 33501 тонна силос салынган.
32 310 мең гектар мәйдандагы җирләр туңга сөрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев