Чүпрәледә чик сакчыларына алтынчы монумент ачылды
Матак авылында төрле буын чик сакчыларына һәйкәл ачылды.
Чик сакчылары бәйрәме алдыннан Чүпрәле районы тарихына тагын бер истәлекле вакыйга язылды — Матак авылында төрле буын чик сакчыларына һәйкәл ачылды.
Матаклыларның шатлыгын уртаклашырга күрше өлкәләрдән дә чик сагы ветераннары җыелды. Шуны да билгеләп үтәсе килә: күрше районнарда яшәүче чик сагы ветераннары бер-берсен үзләрендә узган чараларга даими чакырып торалар. Аларның хәрби туганлыгына, аның көченә хәйран калырлык.
Һәр эшне Ходай ризалыгы белән башлап җибәрергә кирәк, шулай булганда аның нәтиҗәсе дә куанычлы була. Матак авылында гомер итүче чик буе сагы ветераннары да әлеге хыялларын берничә елдан бирле күңелләрендә йөртәләр һәм менә ниһаять быел ул чынга ашты.
Барлык буын чик сакчыларына дигән монумент лаеклы урынын тапты. Авылның нәкъ уртасында урнаштырылган әлеге һәйкәл киләчәктә чик сакчыларына җыелышып, хезмәт иткән чорларын, хәрби дусларын искә алу урыны булачак.
Авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов бу изге эшне башлап җибәргән һәм барлык чыгымнарны үз өсләренә алган ветеран хәрбиләргә, иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
— Бу һәйкәл белән генә чикләнмәгез, шушы юнәлештә эшегезне дәвам итегез, — дигән теләкләрен җиткерде район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мондый изге эшләрнең мөһимлеген һәм аларның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятлеген билгеләп.
Митингта катнашучылар хәрби хезмәттә һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салды.
—Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә багышланып ачылган әлеге монумент районда—алтынчы. Матак авылының бизәге генә түгел, ә яшьләр өчен тәрбия һәм хәтер урыны да булсын иде ул,-дигән теләкләрен җиткерде райондагы чик сакчылары иҗтимагый хәрәкәтнең җитәкчесе Альберт Сөләйманов та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев