Чүпрәледә чик сакчылары бәйрәм иттеләр
Быел Россия чик буе гаскәрләре оешуны билгеләп үтә башлауга — 106 ел
28 май көнне матур гадәт буенча, алар Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашлар хөрмәтенә куелган обелиск янына бәйрәмгә җыелдылар.
Район башлыгы Марат Гафаров ир- егетләрне сәламләп, бу бәйрәмнең илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки хәзерге вакытта бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уятуын билгеләп үтте. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрнең үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур булуын, аларның актив тормыш алып баруларын әйтте.
—28 май — батырлык, кыюлык, намус һәм Туган илгә чиксез сөюне гәүдәләндергән көн. Чик сакчылары илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген сагында батырларча көрәшкән, бүген дә үз постларында уяу торалар һәм бердәмлекләре белән дә үрнәк күрсәтәләр. Бу бүгенге көндә аеруча мөһим, — дип билгеләде Марат Ринат улы.
Бу көнне бик күпләр район башлыгы кулыннан район тормышында актив катнашканнары һәм һәм ветераннар хәрәкәтен үстерү һәм ныгыту буенча актив эшләре өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Бу көнне хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, обелискка чәчәкләр салу да оештырылды.
Иске Чүпрәледән Рәшит Фәтхуллов илебезнең чик буйларында хезмәт иткән.
— Ватанга тугры хезмәт иттек, яшь буын да сынатмасын, — ди ул. Бәйрәм чарасында ветеран чик сакчысына Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Белешмә
1918 елның 28 маенда яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев