Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балыкчылар ярышты

Быел да «Дуслык күле»ндә балык тоту буенча ярыш узды

Алешкин-Саплык авылы территориясендәге күлдә балык тоту, хис-кичерешләр һәм дуслык бәйрәме булып үтте. 

Катнашучылар арасында тәҗрибәле балыкчылар да, бу мавыктыргыч һөнәргә яңа керешүчеләр дә бар иде.

Ел саен үткәрелә торган бу чарага авылның үзеннән дә, күрше авыллардан бик күп кеше килде. 
Күл буендагыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм чараның иганәчесе Ренат Бикмөхәммәдов сәламләделәр.

Берничә сәгать дәвамында балыкчылар мөмкин кадәр күбрәк балык тотарга тырыштылар. Күпләр өчен бу ярыш кына түгел, ә вакытны табигатьтә уздыру, тирә-юньдәге ландшафтның матурлыгы белән хозурлану да булды.

Балык тотарга бирелгән вакыт беткәч судьялар балыкларны үлчәделәр һәм ярышка йомгак ясадылар. Иң зур һәм иң авыр балык тотучылар җиңүче булды. Беренче урынны Ульяновск шәһәреннән Александр Бронский яулады. Икенче урынны Руслан Казаков, өченче урынны Александр Уся алды.

Андриян Артемьев исә кунаклар һәм катнашучылар өчен уха әзерләде.

Пешекчеләрнең хезмәтен дә билгеләп үтәргә онытмадылар, аларны тәмле ашлары өчен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев