Чүпрәледә авыл кешесе мәш килеп бәрәңге ала
Бәрәңгенең чыгышы төрле быел.
Быел яз да бик үзенчәлекле булды шул. Башлап, җылысы белән куандырды да, бар дөнья чәчәккә күмелгәч суытып җибәрде. Бәрәңгене дә берәүләр апрель ахырында ук туфракка күмеп куйды. Өлгерә әле дигәннәр бу эшне май ахырында башкарды. ...һәм соңга калды- туфракта да дым аз, яңгыр да яумады.
Август ае исә «икенче икмәгебезне» бертоташ яңгырлары белән сугарды, сугаруын. Әмма соң иде, күрәмсең.
Ни генә булмасын, эреме, вакмы — бәрәңгене җыяр чак җитте.
—Иртә өлгерә торганын август аенда ук казыдык. Аннан соң калганын да алдык. Елына карата ярыйсы. Исәнлек булсын, ризыкка язсын,-ди Галина Миртошкина. Чүпрәледән.
Ә Мәүлетовлар бәрәңгене быел ике тапкыр үстереп карарга булганнар.
—Сарымсак, суган урынында чүп үләне үсеп утырганчы дип, тәҗрибә өчен, бәрәңге утыртып куйдык. Үсте. Төпләрен дә өйдек. Октябрь аенда чыгартырбыз. Язын утыртканны алдык, уңышы яхшы, — ди бу уңайдан Римма ханым.
Авылларда бәрәңгене өмә белән алына. Кече Чынлы авылында, мәсәлән, Илдус Вәлиулловка бу эштә ярдәмгә туганнары, күршеләре килгән. Ул да бу культураны үстерү серләре белән уртаклашты.
— Төрле-төрле сортларны, аерып чәчбез, — ди ул. — Быел кызыл бәрәңгенең унышы шактый чыкты,-ди Илдус.
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле, бигрәк тәмле бәрәңге» дип җырлана җырда да. Бу үзе үк бу яшелчәнең халкыбыз өчен ни кадәрле әһәмияте барлыгын күрсәтә.
"Икенче икмәк"не җыеп алыр алдыннан белгеч киңәшләре:
Бәрәңгене казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта. Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр исә тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр сабагы яшел дип алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма ике куянны берьюлы тотып булмаган кебек, бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өлгерә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә.
Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә төшәчәк.
Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куясы. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итсә яхшы.
Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев