Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2024 елда районда туган беренче баланы хөрмәтләделәр

Бахтиевларның кызы 2024 елда районда туган беренче бала

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәния һәм Ирек Бахтиевларның өченче баласы дөньяга аваз салды. 2003 елгы Люзия белән 2007 елгы Рәзилә нәни сеңелле булдылар. Әти-әнисе 3,250 килограммлы сабыйга Зәлия дип исем биргәннәр.

Сабый белән әнине шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. Аларны алырга Зәлиянең әтисе, апалары, әби-бабасы, туганнары килгән. 

Бәби туу уңаеннан Бахтиевларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалтдинов, медицина хезмәткәрләре тәбрикләделәр. Изге теләкләрен җиткереп, баланың туу турындагы таныклыгын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бахтиевлар 2003 елда гаилә корганнар. Гаилә башлыгы Ирек «Рассвет-Агро» җәмгыятендә эшли, Фәния ханымның хезмәт урыны — мәктәп.

Фәния һәм Ирек — икесе дә күп балалы гаиләдә үскәннәр. 

—Без гаиләдә — өч, тормыш иптәшем дүрт бала үскәннәр. Кызларыбыз үсеп, буй җиткәч, Ходай Тәгаләнең бүләге булып, безнең гаиләбездә дә Зәлиябез туды, бик сөендек. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшибез, күпләп мал-туар тотабыз. Кызларым, кайнанам, әти-әнием ярдәм итә. Туганнарыбыз белән дә дус яшибез.

Без бәхетле!-дип шатлыклары белән уртаклашты әни кеше.

Дәвам итеп

Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2023 елда район буенча 115 бала туган. Марс авыл җирлегендә 5 бала дөньяга аваз салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев