Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле хәрбиләре ике атналык ялдан соң, махсус операция зонасына юл тотты

Хәрбиләрне озату чарасы Петр Дементьев исемендәге паркта булды.

 Чүпрәледән  мобилизацияләнгән ир-егетләр, ике атналык ялдан соң, янә махсус операция зонасына киттеләр.  Хәрбиләрне озату чарасы Петр Дементьев исемендәге паркта булды.

Исегезгә төшерәбез, ике атна элек махсус операция зонасынанан ике атналык ялга беренче төркем хәрбиләр кайтты. Хәрбиләргә яллар бирү Россия Президенты карары нигезендә башкарыла. Алдагы көннәрдә районнан мобилизацияләнгәннәрнең  чираттагы ялга кайтулары көтелә.

Ир-егетләрне тантаналы төстә каршы алып, озату чаралары оештырыла. Шулай ук, алар ял вакытында район башлыгы Марат Гафаров белән очрашуга киләләр, үзләре белем алган мәктәпләрдә булып, укучылар белән очрашалар, патриотик һәм спорт чараларында катнашалар.

Озату чарасында районы башлыгы Марат Гафаров хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп, алга таба да  илебезнең, районыбызның батыр сугышчылары булып калуларын, хәерле юл  теләде, очрашу барышында сораган кирәк-яракларын тапшырды.

Хәрбиләр ял вакытларында туганнары, дуслары һәм авылдашлары белән күрешүләре хакында уртаклаштылар.

Зур Чынлы  авылыннан мобилизацияләнүче: “Минем өчен әлеге яллар иң кадерле яллар булды. Махсус хәрби операция зонасында катнашу тормышның, яшәешнең, якыннарының  кадерен белергә өйрәтә. Күп вакыт  әти-әниләргә, тормыш иптәшеңә, туганнарыңа шалтыратып, хәл белешүне икенче планга калдырабыз, янәсе иртәгә дә өлгерермен әле, дибез. Иртәгә соң булырга мөмкин, мин шуны аңладым. Гаилә һәркем өчен иң беренче урында булырга тиеш”.

Кече Чынлыдан Кадрия апа Аббазова оныгын озатты. “Беренче китүендә өч көн еладым. Хәзер әзрәк тынычландык инде. Сөйләшеп тә торабыз. Менә ялга кайтты, бөтен туганнарны чакырдык, мул табыннар җыйдык. Исән-имин йөрсеннәр балалар.  Оныгым өйләнмәгән дә әле. Аның туй көннәрен күрүне Ходай насыйп итсә иде, дип дога кылам”.

Кабат аерылышу мизгелләре җитте. Команда буенча хәрбиләр аларны озатачак автобуска утырып,  җыелу пунктына юл тоттылар. Хәерле юл, Сезгә! Исән-сау күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев