Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ветераннары «оазис»ка бардылар

Туган яклары өчен бәһаләп бетерә алмаслык эшләр эшләгән кешеләр бар

Татарстаныбызның Әлки районы, Сиктерме-Хузангай авылында үзенчәлекле, бик матур җир бар, анда коммунизм чәчәк ата дигәч, районның бертөркем ветераннары белән шул якларга юл тоттык. 

Район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин Татарстанның бер районында урнашкан «коммунизмның кечкенә оазисы» турында күптәннән ишеткән һәм шунда барып җирдәге "оҗмах«ны үз күзләре белән күрергә хыялланган булуы турында сөйләде.

Бу турыда ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановка да белдергән. Анысы исә бу хыялны тормышка ашыруда ярдәм иткән. Һәм, менә, бертөркем ветераннарны утырткан автобус юлга кузгалды. Чүпрәле районыннан ветераннар киләчәге турында оазиста хәбәрдар иделәр- безне шлагбаумнардан бернинди тоткарлыксыз, автобусыбыз белән, эчкә үткәрделәр.

Авыл, беренче карашка ук, бөтен җирдә чисталык, тәртип, юл буйларындагы чәчәкләре белән игътибарыбызны җәлеп итте. Паркта, административ биналар өстендә коммунизмның кызыл флаглары җилферди. Мәйданда А. М. Василевский, К. К. Рокоссовский, Г. К. Жуков, И. В. Сталин, Ю. А. Гагарин, А. Г. Николаев һәм башкаларның бюстлары урын алган. Советлар чорындагы парадларны хәтерләтеп элеккеге союздаш республикаларның байраклары элеп куелган.

Биредә «Уяв» рестораны һәм «Уяв», «Сувар» кунакханәләре бар. Туристларга аерым йортлар арендалау мөмкинлеге дә тудырылган.

«Коммуниз оазисы» дип атаганнар бу проектны. Ә аны булдыручы — 83 яшьлек Иван Иванович Казанков. Иван Иванович — шушы авыл кешесе. Совет чорында туып-үскәнлектән ул чорның уңай якларын туган ягында саклау, булдыру өчен көчен дә, акчасын да кызганмаган һәм кызганмый. Иганәче бу көннәрдә авылда кремль төзетә. Ветераннар "коммунизм почмагы«ның хуҗасы белән фотога төштеләр, сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. 

Оазисның экскурсоводы Владимир Алмантай безне бу җирләр белән таныштырды. Аңардан кремльнең 2022 елда төзелә башлавын белдек. 

Владимир Николаевич ике сәгать чамасы ветераннар өчен экскурсия үткәрде һәм авылның барлык истәлекле урыннары турында сөйләде. Кремльдә «Монетный двор», казарма, манеж, ат ишегалды, музейлар һәм башка бик күп нәрсәләр булачак. Аннан ерак түгел «СССРның 100 еллыгы» мәдәният паркы оештырылган, андагы музейда борынгы тракторлар, автомашиналар һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

Кремль тирәсендәге территориядә, шулай ук, төрле балыклар үрчетелә торган буа ясалган. Читтән килгән туристлар үз кармаклары белән балык тота, су коена һәм пляжда кызына ала. Теләгән кешегә саунага кереп, төрле үләннәрдән әзерләнгән су парларын сулау мөмкинлеге тудырылган. Зоопарклары да бар. Анда фазаннар, тәвис кошлары, тау кәҗәләре, боланнар һәм башка җан ияләре аерым читлекләрдә тотыла, хәтта аюлар да бар. 

Авыл читендә яшь белгечләр өчен типовой йортлардан торган урам төзелгән. Яшь белгеч гаиләсе белән бу йортка килеп урнашкач, торак өчен түләми, бары тик тотылган газ, электр энергиясе кебек коммуналь хезмәтләр өчен генә акча тота. Биш ел шунда яшәгәннән соң өй-йортка алар хуҗа була. 

Авылдан ерак түгел сөт комплексы күренеп тора. Звенигово ит комбинаты зәңгәр койма белән әйләндереп алынган. Коммунизм да шунда чикләнә, койма артында инде «капиталистик ил» — шәхси җәмгыять.

Ветеран-пенсионерлар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Өлкәннәргә яшьлек еллары — социализм чорына берничә сәгатькә «кайтып килү» бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев