Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан, якташыбыз, хәрбиләргә УАЗ автомобиле белән гуманитар йөк тапшырды

Гуманитар йөктә кирәкле җиһазлар тупланган

Бүген, 2023 елның 2 мартында, якташыбыз Казаннан УАЗ автомобиле белән гуманитар йөк кайтарды.

Илнур Садриевның сүзләренә караганда, гуманитар йөктә кирәкле җиһазлар тупланган. Бу: тепловизорлар, тактик костюмнар, буржуйка миче, квадрокоптерлар, азык-төлек продуктлары һ. б.

Гуманитар йөкне тапшырганда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов та катнашты.

Район башлыгы Марат Гафаров якташыбызга игелекле эшкә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, Бүгенге көндә мондый ярдәмнең солдатларыбызга мөһимлеген әйтте.

Илнур Садриев Россияне, илебез чикләрен саклаучы егетләребезгә алга барырга, куелган максатларга ирешергә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Белешмә

Илнур Шәфик улы Садриев Кече Чынлы авылында туып-үскән. Аның әти-әнисе монда яши. Үзе исә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм эшли, төзелеш оешмасы белән җитәкчелек итә.

Телеграмм каналда "Чүпрәле–бергә без көч!” төркеме оештырылды.  Әлеге төркемдә райондашларыбызга, якташларыбызга  махсус хәрби операциядә хезмәт итүче  егетләребезгә  гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында  мәгълүматлар тупланачак.

Гуманитар ярдәм җыю урыны Волонтерлар штабы, Иске Чүпрәле, Үзәк урамы, 12 А адресы буенча  «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубында урнашкан.

Хәрбиләр янына чираттагы гуманитар йөк белән  бару 2023 елның 18 мартына планлаштырылган.

Төркемгә әлеге сылтама https://t.me/CBO107   буенча кушылырга  мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев