Чүпрәле районында яшәүче Дидәрә апа Сибгатуллина сайлауларга үзенең туган көнендә килде
Дидәрә Әлмәтдин кызы Сибгатуллина бер тапкыр да сайлауларны калдырмаган.
Яңа Кәкерле авылында яшәүче Дидәрә апа Сибгатуллина бүген үзенең юбилее көнендә сайлау участогына килде. Бүген, 2024 елның 8 сентябрендә, аңа 90 яшь тулды.
Дидәрә Әлмәтдин кызы сайлауларны беркайчан да калдырмаган. Быел исә аның өчен икеләтә бәйрәм булды.
- Шулай туры килде, Бүген минем туган көнем дә, сайлаулар көне дә. Бу чын бәйрәм. Мин үзем участокка килергә, тавыш бирергә, бюллетеньне төшерергә булдым, - дип җентекләп сөйләде авыл өлкәне.
Авыл өлкәнен көчле алкышлар һәм котлаулар белән каршы алдылар. Хөрмәтле сайлаучыны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафуров, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдиновһәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев