Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы ЗАГС җитәкчесе һөнәри осталык конкурсында 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде

ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы республикада 5 елга 1 мәртәбә ТР Президенты теләктәшлеге белән уздырыла.

Кама Тамагында «Татарстан Республикасында гражданнар хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды. Чарада 8 районнан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да катнашты.

Ул конкурска исем кушу тантанасын тәкъдим итте һәм «Исем кушу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Конкурста җиңүчеләр Казанда конкурс финалында катнашачаклар.

Белешмә

ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы республикада 5 елга 1 мәртәбә ТР Президенты теләктәшлеге белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев