Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Матак урта мәктәбе танылган шәхесләр тәрбияләгән

Мәктәп еллары — кеше гомеренең истәлекләргә бай, онытылмас бер чоры

Советлар Союзы Герое Уганин Семен Артемьевич исемендәге Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең үткәне данлы, бүгенгесе матур.

Ул бүгенге табибларга, хәрбиләргә, укытучыларга, журналистларга һәм башка төр һөнәр кешеләренә башлангыч белем һәм тәрбияне биргән.

Агымдагы уку елында мәктәптә 55 укучы укый, 18 мөгаллим бар. Мәктәпкә Мунчәли, Шланга авылыннан да укучылар килә. Педагогларның барысы да югары категориягә ия. Белем йортында төрле түгәрәкләр эшли. Физик культура белән шөгыльләнү өчен тренажерлар һәм барлык кирәкле спорт инвентаре белән җиһазландырылган спорт залы, китапханә, санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормативлары нигезендә җиһазландырылган ашханә бар.

Информатика һәм башка предмет кабинетларына компьютерлар, интерактив такталар, мультимедиа проекторлары куелган. Рус теле, информатика һәм математика дәресләре базовый гына түгел, профиль имтихан бирерлек, политехник вузларга керерлек итеп укытыла. Укучылар күбесенчә имтиханның профиль төрен сайлыйлар һәм югары балларга тапшыралар. 

Мәктәпнең уңышлары да байтак: «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дип исемләнгән грант проектында катнашып, 500 мең сумлык грант отканнар; «Дуслык» кабинетын булдырганнар. Монда татар һәм чуваш милләтеннән булган балалар үзара дус һәм тату яши. Шуңа кабинетка да «Дуслык» исемен биргәннәр. Әлеге грант акчаларына мәктәпкә милли киемнәр тектерәләр, микрофоннар, музыкаль үзәкләр һәм башкаларны сатып алалар. 

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе чаралары да еш уза, укытучылар мастер-класслар күрсәтәләр.

Укучылар ел саен район, республика күләмендә үтүче төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-практик конференцияләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар. 

«Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестивалендә катнашып, мәктәп укучысы Полина Буланова, 13-18 яшьлекләр категориясендә, «Нәфис уку» номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе» фәнни-практик конференциясендә катнашып, укучылар 8 диплом яулаганнар: Ника Кузнецова 1 урынга лаек булган. «Мәктәптә һәм югары уку йортында экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» фәнни-практик конференциясендә катнашып, Ника Кузнецова призлы урын яулаган.

Һади Атласи исемендәге укучылар һәм педагогларның «Идел буе халыкларының тарихи кыйммәтләре» төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясендә мәктәп укучысы Софья Ермолаева җиңүче булган. 

«Пушкин диктанты: А. С. Пушкин һәм Россия халыклары» халыкара белем бирү-агарту акциясе кысаларында «А. С. Пушкин әсәрләрен ял вакытында укыйбыз» Бөтенроссия гаилә укуы бәйгесендә катнашып, мәктәп укучысы Ева Кудрявцева 1нче урынны яулаган һәм Диплом белән бүләкләнгән. 

«Әдәби фикерләр дөньясында» республика нәфис уку бәйгесендә катнашып, Ангелина Тимошкина 3 дәрәҗә Дипломга лаек булган.

Әминә Таҗетдинова «Глаголица» XI Халыкара әдәби бәйгесендә катнаша. 2687 катнашучы арасыннан 130 укучы (алар арасында Әминә дә бар) Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә оештырылган биш көнлек әдәби сменага түләүсез юллама белән бүләкләнәләр.

«Арабызда Франция, Греция, АКШ, Италия, Төркия, Молдова, Үзбәкстан, Казахстаннан килгән яшь авторлар бар иде. Казан безне кызыклы экскурсияләре, файдалы очрашулар, мастер-класслары белән куандырды. Иң сөендергәне — үзебезнең иҗат җимешләребезне „Бәхетле тарихлар“ фонды ярдәме белән чыгарылган җыентыкта күрү булды», ди бу уңайдан Әминә Таҗетдинова. 

Мәктәп укытучысы Татьяна Мосейкина педагоглар өчен «Белем артыннан сәяхәт» Бөтенроссия реклама видеороликлары бәйгесендә катнашып, җиңүче Дипломы белән бүләкләнә.

«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» бәйгесендә катнашкан мәктәп укучысы Милана Тяхинага Диплом бирелә һәм ул Казандагы «Әкият» мәдәни үзәгенә юллама ала. Яна Шингарева, Анастасия Емельянова, Полина Буланова һәм Софья Ермолаева Казанда үткән укучылар слетында катнашалар.

Монда башлангыч сыйныф укучылары белән эш иҗади яссылыкта да оештырылган. Бишенче ел инде «Яшь театраллар» балалар театры эшли. Театрның җитәкчеләре Людмила Лысова, Татьяна Мосейкина һәм Маргарита Кузнецова. 

Людмила Алексеевна Лысова Матак урта мәктәбендә 1989 елдан, Тәтеш педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, эшли башлый. Соңрак педагогия университетын да тәмамлый. Еллар дәвамында аңа педагог-оештыручы, укыту буенча мәктәп директоры урынбасары вазифаларын да башкарырга туры килә, 2000 елдан башлап ул башлангыч сыйныфларга белем бирә. Агымдагы елда ул 3нче сыйныфны җитәкли, бу аның алтынчы чыгарылышы. Әлеге театрга нигез салучы да — Людмила Алексеевна.

Татьяна Николаевна Мосейкина — 2нче сыйныф җитәкчесе, 1нче категориягә ия. Аның хезмәт стажы 31 елны тәшкил итә. Укучылары белән төрле бәйгеләрдә катнашалар, бүләкләргә, Грамоталарга лаек булалар. 
Маргарита Ивановна Кузнецова — башлангыч сыйныфлар укытучысы, Матак урта мәктәбендә 1986 елдан бирле эшли. Канаш педагогия көллиятен тәмамлый. Үз укучылары белән горурлана. 1нче категорияле укытучы.

Укыту-тәрбия процессында мәктәпне гаиләдән аерып карап булмый, алар бербөтен булганда гына нәтиҗәләр куанычлы. 

— Педагогик коллектив әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Алар катнашында тәрбия темаларына укулар, сәламәтлек, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар, ял кичәләре, спорт бәйрәмнәре үткәрәбез. Мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә дә әти-әниләрнең ярдәме зур,-ди мәктәп директоры Марина Ермолаева. 

Җитәкче, шулай ук, Матак мәктәбенең бүгенге бинасы 1982 елда төзелүен, 2014 елда аңа ремонт ясалуы турында да сөйләде. Мәктәпне төзекләндерүдә «Технониколь» оешмасы җитәкчесе Сергей Колесниковның һәм ФСБ генерал-майоры Валерий Кузнецовның ярдәмнәре зур булуын әйтте. 

— Безнең мәктәптә уку белән беррәттән балаларның сәләтләрен ачуга да зур игътибар бирелә. Балаларыбыз якты, җылы бүлмәләрдә белем алалар, төрле бәйгеләрдә, чараларда актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар,-диләр әти-әниләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев