Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь төзелеш бара

Балалар бакчасы төзекләндерелә

Район үзәгендәге 1 санлы балалар бакчасында төзекләндерү эшләре максатчан республика программасы нигезендә башкарыла.

«ВегаСтрой» төзелеш оешмасы егетләре кышын бинаның фасадын матурайтып ясаган булганнар, ә эчке яктан төзекләндерү эшләре исә май ахырларында башланып киткән. Бу вакытка балаларны шулай ук район үзәгендә урнашкан 2 санлы «Әкият» балалар бакчасына күчергәннәр. Оешма эшчеләре бинаны төзекләндерү эшләрен берничә юнәлештә колачлап: электриклар, штукатурчылар, малярлар, кирпеч куючы бригадалар берьюлы башкарып, хәтта төгәлләп тә киләләр.

Бүгенге көндә балалар бакчасы бинасының диварлары (стена) штукатурланган, җылыткыч батареялар тышланган, сигнализация системасы, түшәмнәр яңартылган. Хәзерге вакытта фасадны, эчке яктагы диварларны облицовкалау һәм буяу, электромонтажлау эшләре алып барыла.

Шулай ук, балалар бакчасы территориясен төзекләндерү, матурлау да башкарыла, бинаның керү, уен мәйданчыкларына бару юлларына брусчатка җәелгән. Эш фронты инде ахырына якынлашкан. Егетләр әйтүенчә, бинаны август аеның икенче яртысына төзекләндереп бетереп, кулланышка тапшырачаклар.

— Бакчабыз матурая, зәвык белән төзекләндерелә, канализация системасы, электр челтәре тулысынча яңартылды, бүлмәләрдә косметик ремонтлар ясалды. 15 августка эшчеләр төзекләндерү эшләрен тулысынча тәмамларга ышандыралар. Август ахырларына таба бакчаны тантаналы шартларда ачарга планлаштырабыз, — ди «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Елена Нуретдинова.

Белешмә

«Кояшкай» балалар бакчасына 1934 елда нигез салына һәм агымдагы елда ул үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Яңа бина исә 1978 елда төзелә һәм эксплуатациягә тапшырыла. Балалар бакчасында агымдагы елда 1 яшьтән алып 6-7 яшькә кадәр 6 төркемдә 140 бала тәрбияләнә. 35 кеше, шул исәптән, 10 тәрбияче, 2 логопед, педагог-психиатр, музыкаль җитәкче, физик культура буенча инструктор эш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев