Чүпрәле районы Иске Кәкерле урта мәктәбендә көрәше буенча ярыш узды
Көрәш — милли спорт төре
Иске Кәкерле урта мәктәбе спорт залында татар милли көрәше буенча район беренчелегенә ярышлар булып үтте. 14 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышка Шланга, Матак, Алешкин-Саплык, Каракитә, Татар Бизнәсе, Кече Чынлы һәм келәм хуҗалары—Иске Кәкерледән 100ләп көрәшче бил алышырга җыелды.
Көн буе дәвам иткән һәм төрле үлчәү авырлыгында барган ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ачып җибәрде. Чарага исемнәре танылган, легендар көрәшчеләр дә килгән иде.
—Иске Кәкерле — элек-электән үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан. Үз исемен татар көрәше тарихында зур хәрефләр белән яздырган батырларыбыз бар безнең. Авылдашыбыз, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин шундыйларның берсе. Ул — көрәш буенча спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы. Моннан тыш, район Сабантуйларының абсолют батыры Рәфәгать Фәсхетдинов та спорт мастеры кандидаты. 2000нче елларда үз үлчәмендә мәйдан тоткан танылган көрәшче Илһам Айнуллин, Айрат Усманов, Ильмас Камкаев, Айрат Идрисовларның исемнәре күпләргә таныш. 90нчы елларның авыл батырлары: Рөстәм Аббазов, Рәис Шәйдуллин, Радик Алеев, Фиркать Шәйдуллов, Наил Багаутдинов, Наил Вәлиев, Бөек Ватан сугышыннан соң, мәйдан тотучы батырлар: Адельша Әмиров, Канәфия Шәрәфетдинов, Абдулла Хәертдинов, Алимҗан, Рәфәгать, Рифкать Иматдиновлар, Вәлиәхмәт, Нуретдин Хисаметдиновлар белән горурланабыз. Бүгенге көндә дә авылыбызда өметле яшьләр үсеп килә: Раиль Камараев, Ранис Фаткуллин, бертуганнар Илсаф, Илсур, Динар Мифтахетдиновлар, Рәсим, Рәзил Фаткуллиннар, Илназ Миначев, Данир Самерханов, Динар Якупов, Кирил Кириллов Иске Кәкерленең көрәшче авыл исеме дәвам иттерүчеләр,-дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин чараны ачу тантанасында.
Авыл җирлеге башлыгының да милли көрәшне үстерүгә керткән өлешен әйтеп китү урынлы булыр. Авыл мәдәният йорты мөдире булып эшләгән елларында Рөстәм Фаткуллин шәхсән үзе көрәш түгәрәген җитәкли, аннан әлеге эшне улы Рәсим дәвам итә. Шушы елларда мәктәп көрәш буенча чемпион исемен яулый.
Бүгенге көндә көрәш түгәрәгенең җитәкчесе булып мәгариф ветераны, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Наил Исхаков тора. Җиденче дистәне ваклаган Наил Исхаков район күләмендәге көрәш буенча ярышларда, Сабантуйларда судья вазифасын да башкара.
Бу юлысы да ИскеиКәкерледә көрәшчеләр матур алымнары белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, иң матур көрәш алымы күрсәткән Айнур Молотков аерым бүләккә ия булды.
14 ел дәвамында узучы чараның үз иганәчеләре дә бар икән инде. Алар: Наил Шәйдуллин, Айрат Усманов, Фәнил Җамалетдинов, Айрат Иматдинов, Айрат Гобәйдуллин, Рәмис Фаткуллин, Ильмас Ситдиков, Рифкать Аббазов, Нәгыйм Фәсхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев