Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яңа Башкарма комитет бинасы һәм «Ялкын» паркы ачылды
Сафка баскан яңа бина барлык заманча таләпләргә җавап бирә.
Иске Кәкерле авыл җирлеге халкы өчен күптән көтелгән әлеге вакыйга олы бер бәйрәмгә әверелде. Чарага хөрмәтле кунаклар: шушы авылда туып, үскән, якташыбыз — «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Марат Гафаров, Ульяновск шәһәреннән, шулай ук, якташыбыз, шагыйрь Шәфикь Иматдинов һәм башкалар кайткан иде. Шулай ук, бердәм булып, авыл халкы җыелды. Тирә-яктан райондашлар җыелды.
Бинаның символик ачкычын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллинга төзелеш эшләрен алып барган ПМК-5 җәмгыяте директоры Фәрит Салихов тапшырды.
Район башлыгы Марат Гафаров подрядчы оешманың башкарган эшләрен югары бәяләп, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллинга уңышлар теләде, яңа бинаның һәм паркның авыл халкына озак еллар хезмәт итүен теләде.
Сафка баскан яңа бина барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Якты, иркен кабинетларда кирәкле җиһазлар урнаштырылган, барлык кирәкле коммуникацияләр тоташтырылган. Бинаның урыны да бик уңышлы итеп сайланган: ул авыл үзәгендә урын алган, яңа ачылган «Ялкын» паркы да шунда янәшәдә генә.
Яңа ачылган объектларга авыл халкының шатлануын аңлап була. Чөнки җирлектә яшәүче һәр өлкән кеше диярлек елына бер генә тапкыр булса да бирегә килеп, мөрәҗәгать итә: белешмәләр, консультацияләр ала, кемгәдер субсидия алу өчен кирәкле документларны рәсмиләштерә, кемнәрнедер шәхси проблемалар да китерә бирегә. Әлеге хакта үзенең чыгышында Әгъзам Гобәйдуллин да әйтеп үтте.
—Мондый биналарны төзү республика программалары нигезендә тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм һәрьяклы теләктәшлеге белән республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән 40тан артык максатчан программалар эшли. Әлеге биналарны төзү—шуларның берсе, — дип билгеләп үтте ул һәм авыл халкына булдырылган уңайлыкларның рәхәтен күреп яшәүләр насыйп булсын диде.
Озак еллар Башкарма комитет сәркатибе булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Гөлшат Вахит кызы Идрисова элек елларда эшләгән шартлар белән бүгенгесе җир белән күк арасы, диде.
Җирлектә озак еллар эшләгән Гөлшат ханым Идрисова, Резидә ханым Әһлиуллина, Сәрия ханым Исхакова «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы » Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Тантаналы чараны якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм аның иҗат командасы бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев