Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов истәлекле медаль белән бүләкләнде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы узды.
Бүген, сафәр аеның 17нче көнендә (21нче августта), Әлмәт шәһәренең яңартылган Үзәк мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы узды.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, аларның ярдәмчеләре һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә Татарстан Республикасында ислам (партнерлык) финансларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булды.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния Назәрәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, озак еллар Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе вазыйфасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка “Татарстан Республикасы Диния Назәрәтенең 30 ел” медален тапшырды.
Котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен! Хәерен күрергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев