Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров гаиләсе белән 1338 нче сайлау участогында тавыш бирде

Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары уза.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров гаиләсе белән 1338 нче сайлау участогында тавыш бирде

Бүген, 2024 елның 8 сентябрендә, Чүпрәле районында, бөтен республикадагы кебек үк, VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кысаларында тавыш бирү уза. Иртән 7.00 сәгатьтә районда барлык 36 сайлау участогы ачылды һәм тавыш бирү башланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чарада районда яшәүче һәркем җаваплылык белән катнаша.

1338 нче сайлау участогына үз тавышын бирергә ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров гаиләсе белән килде.

Марат Ринатович сайлау кампаниясенең барышы, тавыш бирүчеләрнең кәефе белән кызыксынды.

«Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйм, Сайлаулар-безнең өчен һәрвакыт бәйрәм. Һәм, әлбәттә, актив тормыш позициясен күрсәтергә һәм республика һәм туган як үсеше өчен сайлау хокукын гамәлгә ашырырга чакырам», — дип билгеләп үтте Марат Гафаров һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлар теләде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлау участокларында куркынычсызлык чаралары үтәлә, полиция хезмәткәрләре кизү тора, мәдәни чаралар, коймак белән чәй эчү оештырыла, мәдәни-спорт учреждениеләренә бушлай йөрү, шулай ук конкурста катнашу өчен беләзекләр бирелә. Тавыш бирү барышын җәмәгать күзәтүчеләре тикшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев