Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авыл җирлегендәге почта хезмәте турында
Алар — ярдәмчеләребез
Почта бүлекләрендә бервакытта да эшнең бетеп торганы юк. Пенсияләр, субсидияләр чутлыйсы, көндәлек матбугат, көнкүреш товарлары кабул итәсе бар. Авыл халкы өчен дә почта аша посылка, бандеролъ, хат җибәрү бүген дә әле актуалъ булып кала.
Алешкин-Саплык почта бүлегенә килеп кергәндә дә эшләрнең нәкъ менә шундый кызган мәленә туры килдек. Шуңа да карамастан, почта бүлекчәсе мөдире Фәния Хөснетдинова безнең белән әңгәмә корырга вакыт таба алды.
Фәния ханым почта бүлеген 2003 елдан бирле җитәкли. Эшен бик яратып башкара.
—Безнең почта бүлеге Алешкин-Саплык, Татар-Саплыгы, Иске һәм Яңа Задур, Яңа һәм Иске Дуван авылларына хезмәт күрсәтә. Пенсия-субсидияләрне вакытында таратып барырга, товар сату планын үтәргә тырышабыз. Коллективыбыз тату, бердәм. Кызлар да бик тырыш, шуңа алар белән эшләве дә җиңел", — дип сөйләп китте Фәния ханым.
Почта бүлегендә дүрт хат ташучы хезмәт куя. Галина Краснова —Яңа һәм Иске Дуван, Алсу Җәлалова—Иске һәм Яңа Задур, Ольга Парферьева—Алешкин-Саплык, Антонина Журавлева—Татар-Саплыгы авылларына хезмәт күрсәтә. Һәр гаиләнең тын алышын белеп торучылар да, кирәк булса, ярдәмгә килүчеләр дә алар-хат ташучылар. Кешеләр белән аралаша белү дә кирәк монда. Тормыш тәҗрибәң булу да зур роль уйный бу эштә.
Без, редакция хезмәткәрләренең дә, тугры дуслары, ярдәмчеләре алар. Алга таба да шушы ныклы хезмәттәшлек дәвам итсен, почталъонканың әлеге вакытта бик түбән булган хезмәт хакы да артсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев