Чүпрәле район үзәгендә тротуарлар яңартыла, өстәмә яктырткычлар куела
Барлык эшләрне дә «Татавтодор» җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәрләре башкара.
Соңгы елларда юлларны төзекләндерү белән беррәттән, тротуарлар ясау буенча да күләмле эшләр башкарыла.
— Бик көткән идек инде бу җәяүле юлын. Хыялларыбыз, ниһаять, чынга аша, — диләр әлеге юллардан һәр көн эшкә йөрүчеләр.
Чыннан да, тротуарлар тигез, шома, ә иң мөһиме, куркынычсыз! Куркынычсыз диюем — тротуарларның янына махсус тимер коймалар тотылуыннан.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Баһаутдинов әйтүенчә, 2024 елда тротуарларны яңарту... урамнарында каралган. Бүгенгә инде бу эшләр төгәлләнгән диярлек, утлар куясы гына калган.
Барлык эшләрне дә «Татавтодор» җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәрләре башкара.
—Быелгы сезон «кызу» булды. Район үзәгендә, аерым алганда күппрофильле лицей тирәсендә, масштаблы эшләр башкардык. Авылларга бару юлларын да төзекләндердек. Барлык кирәкле төзелеш материаллары, техникабыз бар. «Юллар—тормыш артериясе» дип юкка гына әйтмиләр. Халкыбызга рәхәтләнеп кулланырга булсын, -ди оешманың райондагы участок җитәкчесе Айрат Санатуллин.
Аның сүзләренә караганда, районда юллар, тротуарлар төзелеше алга таба да дәвам иттереләчәк. Димәк, шатланыр өчен сәбәпләр тагын да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев