Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Фоминнар гаиләсе белән очрашты
Очрашу 2024 — Гаилә елы кысаларында узды.
«Туган-яраткан» («Родные и любимые») Бөтенроссия форумы кысаларында Владимир Путин Россиядә Гаилә елына старт бирде.
Район башлыгы Марат Гафаров Чуваш Бизнәсе авылыннан күп балалы Фоминнар гаиләсе белән очрашты.
Марат Гафаров районда күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен гамәлгә куелган чаралар турында сөйләде.
Очрашу гаилә эчендә, дуслык атмосферасында узды. Марат Ринатович балаларның укуларындагы һәм хезмәтләрендәге уңышлары, гаиләнең ихтыяҗлары һәм тормыш шартлары белән кызыксынды.
«Ана даны » медале иясе Елена Витальевна үзен бик бәхетле хатын-кыз дип саный. «Һәр бала — Аллаһыдан бүләк ул», диде 6 бала анасы.
Елена һәм Юрий Фоминнарның иң зур байлыгы — балалары. Елена ханым алар өчен һәр яктан назлы, яратучан, үрнәк әни була белә, йөрәк җылысын биреп, тәрбияли. Балалар дуслар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Биергә, җырларга, рәсем ясарга да яраталар.
Олы кызлары Таисия Казанда хезмәт куя, Анастасия Ульяновск шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә шәфкать туташы вазифасын башкара, уллары Анатолий армиядә хезмәт итә, Николай Чүпрәле тармак технологияләре техникумында 3 нче курста укый, Георгий исә Зур Аксу урта мәктәбенең — 5 нче, Илья Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала.
Фоминнар бергәләп сәяхәт итәргә яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев