Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Бүгенге көндә кайберәүләре икенче тапкыр да кыска вакытлы ялда булып киттеләр.
Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советына Юлламасы вакытында, мобилизацияләнгән һәм башка хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән ирекле хезмәт итүчеләр өчен, ярты елга бер тапкыр ике атналык ял биреләчәген белдергән иде. Шуннан соң, райондаш егетләребез ике атналык ялга кайта башладылар.
Билгеле, мобилизацияләнгән егетләребезне көтеп алабыз. Алар белән район башлыгы Марат Гафаров очраша, хәл-әхвәлләрен белешә, хәрби тормышлары, ихтыяҗлары, гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге хакында сораша. Әлеге мәсьәләләр район җитәкчесенең һәрдаим игътибар үзәгендә тора.
Моннан тыш, якташ хәрбиләр белән үзләре укыган мәктәптә дә очрашулар оештырыла. Аларны район үзәгендә үтүче чараларга да чакыралар.
Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән шундый очрашуларның берсе, «Созидание» яшүсмерләр клубында, Марс һәм Яа Элмәле урта мәктәпләрендә узды.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең туган якка кайту тәэсирләре, шулай ук, хезмәтләре турында сөйлиләр. Укучылар махсус операциядә катнашучыларга сораулар бирәләр. Аеруча, аларны хәрбиләрнең нинди биремнәр үтәүләре кызыксындыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев