Башкарма комитет утырышы залында, гомуми белем бирү оешмалары директорларына ноутбуклар тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш һәм Мәгариф министрлыкларының финанс ярдәме белән Чүпрәле педагоглары 200 яңа ноутбук алдылар.
- Укытучы һәм педагог елы кысаларында республикада укытучыларны тулы күләмдә ноутбуклар белән тәэмин итү программасы старт алды. "Укытучыларыбызга зур рәхмәт белдерәм, һәм бу ноутбуклар укытучыларыбызның эшен бераз җиңеләйтер дип өметләнәм», - диде Марат Гафаров тапшырганда.
Чарада шулай ук Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, яңа техника белем бирү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк-дип эйтте.
Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 500дән артык укытучы эшли, аларның 90 проценты быел яңа ноутбуклар белән тәэмин ителгән.
Нет комментариев