Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшүсмерләре паспортлы булдылар

Паспорт алу — һәркемнең тормышында зур вакыйга

Алтын төстәге Россия гербы сурәтләнгән паспорт 14 яше тулган Россия гражданнарына бирелә. Туу турындагы таныклыктан кала ул икенче төп документ.

Чираттагы шундый зур вакыйга Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан узды. Бу көнне районыбызның сигез яшь яшүсмеренә паспорт тапшырылды. Әти-әниләре белән килгән кызлар-егетләрне районыбыз җитәкчеләре котлады. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлауларын җиткерде. 

—Паспорт алу үзегез өчен, әти-әниләрегез өчен олы горурлык ул. Паспортыгызга тап төшермәгез, чын кеше булып яшәгез,- диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм Россия Эчке эшләр бүлегенең Чүпрәле районы полиция бүлеге җитәкчесе Ранис Латыпов паспорт алгач гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән таныштырдылар. "Паспорт алу — кеше тормышында зур вакыйга. Илебезнең, Татарстаныбызның, районыбызның лаеклы гражданнары булыгыз",-дип нәсыйхәт бирделәр.

Чара барышында Татарстан Республикасы флагы көне тарихы турында сөйләделәр. Бу вакыйганың барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия булуын, бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыруын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев