Чүпрәле егетләре армиягә китте
Хәрбиләрне озату традиция буенча Петр Дементьев исемендәге паркта узды.
Бүген, 2024 елның 6 декабрендә, иртәнге якта Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына озату булды.
Хәрбиләрне озату традиция буенча Петр Дементьев исемендәге паркта узды. Чарада район җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Җитәкчеләр армиядә хезмәт итү — бурыч кына түгел, ә үзеңне күрсәтү, чын ир-ат һәм Ватанны саклаучы булу мөмкинлеге дә ул, диделәр.
Бүгеннән РФ Кораллы Көчләре сафларын тагын алты егет тулыландырды. Болар: Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Сергей Байгушев, Чуваш Бизнәсе авылыннан Данил Егоров, Татар Саплыгы авылыннан Александр Констатинов, Давид Кузнецов, Матак авылыннан Константин Тяхин, Иске Чүпрәле авылыннан Николай Марков. Элегрәк Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Данил Жирнов һәм Алексей Романов киткәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев