Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле делегациясе Ногинск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьтә булып кайтты

Бүгенге көндә биредә Чүпрәле районыннан 19 егет хезмәт итә.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин составындагы Чүпрәле районы делегациясе Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган хәрби частьтә булып кайттылар.

Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган частькә барып кайту инде традициягә әверелде. Бу юлысы җитәкчеләр Ватанны саклаучылар көненә турылап бардылар. Хәрбиләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән танышалар.  Әлбәттә, бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр дә тапшырдылар.
Быел хәрби частьнең олы юбилее – 70 еллыгы да билгеләп үтелә. 10 ел эчендә биредә йөзләгән Чүпрәле егете батырлык мәктәбе узып, хәрби-патриотик әзерлек алды.

Бүгенге көндә исә анда  19 райондаш егетебез хезмәт итә. Хәрбиләр сүзләренә караганда, хезмәт итү белән проблемалар юк, ата-аналар белән алар даими рәвештә сөйләшеп торалар. Яшәү, хезмәт итү  шартлары бик әйбәт.

Командирлар да үз чиратында,  Чүпрәле егетләренең намуслы хезмәт итүләрен, хәрби бурычларын төгәл башкаруларын белдереп, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре юллаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев