Чүпрәле авыл җирлекләрендә Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинглар узды
Чүпрәле районыннан фронтка 14 000нән артык кеше китә, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмый.
Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинглар узды.
Иртәгә, 2024 елның 9 маенда ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Бу көннәр бездән ераграк булган саен, безнең хәтердә Җиңүнең әһәмияте арта бара.
Бүген төп бәйрәм алдыннан Чүпрәле районында барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узды.
Чараларда район җитәкчеләре, оешма һәм предприятие вәкилләре катнашты. Балалар шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырладылар, авыл халкы һәйкәлләргә чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев