Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы үзәк китапханәсендә иҗат кичәсе булды

Район үзәк китапханәсендә җирле язучы, сигез китап авторы Әмир Адиҗан улы Сабирҗановның иҗат кичәсе булып үтте. Кичәне Резеда Фәизова алып барды. Чарага язучының чордашлары, гаиләсе, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, бертөркем ветераннар килгән иде.

Әмир ага Сабирҗанов – районда күренекле кеше. Ул 45 еллык хезмәт стажының 30 елын районның баш агрономы булып хезмәт митеп үткәргән һәм нәтиҗәле уңышларга шәхес, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”. Әмир ага яшьлек елларыннан ук күргәннәрен-белгәннәрен куен дәфтәренә теркәп барган. Аның язмалары әледән-әле район газетасында урын ала торган иде. Лаеклы ялга чыккач исә газета кысаларына гына сыймыйча, Ә. Сабирҗанов китаплар яза һәм аларны үз акчасына бастырып дөньяга чыгара башлады. Үз акчасына дип ассызыклавым, хәзерге заманда китап бастыру эшенең никадәр кыйбат һәм мәшәкатьле икәнлеген аңлатырга теләүдән.

Автор язмаларында хезмәт кешесенә дан җырлый. Үзе туып-үскән Иске Чокалы авылының ерак үткәнен, бүгенгесен барлый. Һәм менә ахыргы, күптән түгел генә басылып чыккан китабы да аның авылда үткән бәйрәмгә багышлана.

Автор үзе бу турыда:

-Авылымда үткән бәйрәм, мәңгелек чишмәне яңарту тантанасы шуның кадәр күңел хисләрен тибрәндерде ки, үз-үземә: Әмир, син бу вакыйганы да китап итеп язып килер буыннарга ядкәр булып калдырырга тиешсең”,-дидем. Ә рухландыручылар, әлеге дә баягы, шушы туган ягым кешеләре, -ди.

Чираттагы китабы авторның “Иске Чокалы авылы язмаларыннан” дип атала һәм ул “Приоритет” нәшриятында 100 данәдә басылып чыккан.

Чарада Айрат Җәлалов, Бөтендөнья Татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, Әмир аганың улы Рамиль Сабирҗанов, Гүзәлия Сәгъдиева, “Туган як” газетасы редакторы Резидә Җамалтдинова сүз алып Әмир ага башкарган эшнең әһәмиятенә,  ватанпарвәрлеге ягыннан үрнәк булуына тукталдылар, авторга тагын да иҗат уңышлары теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев