«Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров Кече Чынлы урта мәктәбенә яңа автомобиль бүләк итте
Яңа уку елына — яңа машина
«Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров Кече Чынлы урта мәктәбенә өр-яңа «Нива» маркалы җиңел автомобиль бүләк итте.
Урта мәктәп директоры Фәнил Җамалетдиновка автомобильнең ачкычларын тапшырганда, Барис Гафуров; «моннан соң төрле чараларга һәм олимпиадаларга бару өчен транспорт эзләп йөрмәссез», диде.
Барис Аппау улы, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елы уңаеннан 5әр мең сум акча да бирде.
Бүгенге көндә Кече Чынлы урта мәктәбендә 70тән артык бала укый. Быел беренче сыйныфка 4 бала килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев