Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров 150 данә «Туган як» газетасын рәсмиләштерде

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга берничә көн вакыт калды.

Район басмасы булган «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылу 28 июньгә кадәр генә дәвам итәчәк. Әлеге датадан соң да язылып булачак, әмма газета июльдә килмәячәк.

Яшермибез, соңгы елларда вакытлы матбугатка яздыру кыенлашты. Моның төрле сәбәпләре бар.

Беренчедән, кеше күп вакыт информацияне радио-телевидениедән ала. Шул ук вакытта интернет та бөтен дөньяны колачлады. Хәтта, виртуаль өлкәдә интернет газета-журналларны, шундый сайтларны чутлап та бетерә алмыйсың. Яшьләр газета-журналларның басма вариантын актарып та утырмый, үзенә кирәкне интернеттан эзләүне хуп күрә. Шул ук вакытта арабызда өлкән яшьтәгеләр, интернет челтәрен үз итмәгән кешеләр дә бар. Менә шундый кешеләргә предприятие, оешма хисабына подписка бүләк итүче мценатлар да бар районда.

Беренчесе- «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Аппау улы Гафуров. Бу кампантидә ул 150(!) данә «Туган як» газетасын авылдашларына рәсмиләштерде. Әйтергә кирәк, Барис Аппау улы җирлектә почта бүлечәсе ябылганнан соң, аны яңадан ачтыруга иреште һәм хезмәткәрләрен өстәмә эш хакы белән дә тәэмин итте.
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан җитәкчеләр, бүлек белгечләре дә район газеталарына язылдылар. 

93 ел исән-имин яшәгән, сезне сөендереп торган газетага ярдәм иткән өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

«ТАТМЕДИА» агентлыгы бәйге уздыра. Иң зур бүләк—100 мең сум акча! Башка төрле бүләкләр дә бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев