Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең төп чыршысы өчен тавыш бирергә онытмыйк, җәмәгать!

    Шәһәр-районнардагы төп чыршыларны иң матур бизәүчеләргә республика буенча бәйге игълан ителүе турында хәбәр иткән идек инде.

    Бәйге 20 декабрьдән 2015 елның 25 январена кадәр дәвам итә. Авыл җирлегендә беренче урынны алучыны 300 мең сум, икенче урынга чыгучыны 200 мең сум, өченчене 100 мең сум акча акча көтә. Муниципаль районнар арасында беренче урынны алучыга 1 миллион сум, икенче урынга- 500 мең, өченче урын өчен 250 мең сум акча карала. Чүпрәле районы үзәгендәге тө чыршы миллион сум отса, ничек әйбәт булыр иде! Барыбыз да активлык күрсәтсә, без моңа ирешә алабыз. Ничекме? Моның өчен Чүпрәле муниципаль районы сайтына кереп,http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2014.htm Конкурс "Лучшее оформление центральной новогодней елки» дигән язуны табарга (ул сайтның иң аскы өлешендә урнашкан) һәм шунда үз районың өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү тәртибе гадиләштерелгән. Башлап, анда электрон почта соралса, хәзер бары тик аннан башка гына тавыш бирергә мөмкин. Күмәк көч таулар күчерә, диләр. Әйдәгез, бергәләп Чүпрәленең төп чыршысы өчен тавыш бирик, җәмәгать! Без булдырабыз һәм җиңүгә дә ирешәчәкбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: