Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә урак эшләре 75 процентка үтәлгән

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 августка алынган мәгълүматлар буенча бүгенге көнгә бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 75 проценты урып-суктырылган.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 29105 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. Район буенча һәр гектардан чыккан уртача уңыш 21,8 центнерны тәшкил итә.

    "Цильна" җәмгыятендә 2698 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Бу уңышы җыеласы барлык мәйданнарның 97 проценты. Бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан чыккан уртача уңыш 37,5 центнерны тәшкил итә. "Шәйморза" җәмгыятендә 3138 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. Бу урак дәвамында урып-суктырыласы барлык мәйданнарның 87 процентын тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 12186 гектар мәйданда уңышны җыю эшләре төгәлләнгән. Һәр гектардан чыккан уңыш 19,2 центнерны тәшкил итә. "Березка" җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре дәвам итә. Биредә бүгенге көнгә 2199 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган.

    "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы, "ТрансПорт" җәмгыяте район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыюны төгәлләделәр. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыкларда уңыш та ярыйсы гына чыкты. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында һәр гектардан чыккан уртача уңыш 27,4 центнерны, "ТрансПорт" җәмгыятендә 27,0 центнерны тәшкил итте.

    Шул ук вакытта, районда киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә алып барыла. 28 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6407 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: урак2014
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: