Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә спорт нәтиҗәләре канәгатьләндерми

    Шушы көннәрдә район башлыгы Александр Шадриков спорт активы белән очрашу үткәрде. Анда сүз, нигездә, спортчыларның ярышларда күрсәткән нәтиҗәләре һәм 11 сыйныф укучыларының ГТО нормаларын ничек тапшырулары турында барды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

    Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов, мәгариф бүлеге методисты Илнур Мәүҗитов, тренерлар һәм урта мәктәпләрнең физкультура укытучылары катнашты. Инде мәгълүм булганча, 2015 ел район тарихына Спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак кереп калды. -Билгеле, аның кысаларында ирешкән уңышлар да аз булмады, әмма бүгенге күрсәткечләр безне һич тә канәгатьләндерми.- дип катгый ризасызлык белдерде район башлыгы спорт активы эшеннән. Әйе, үткән ел спортны үстерү өчен район бюджетында каралган суммадан 30 мәртәбә артык акча тотылган. Моңа җавап итеп, спортчыларыбыз да җиңү артыннан җиңү яуларга тиеш иде дә бит... Юк, хикмәт акчада гына булып чыкмады. Урыннардагы физкультура укытучыларының ,тренерларның һәм гомумән спорт өчен җаваплы затларның үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре нәтиҗәсендә әллә ни үрләр яулап булмады. Алай гына да түгел, спортның кайбер төрләре буенча киресечә артка тәгәри башладык. Александр Шуркин истәлегенә үткәрелгән ирекле көрәш турнирын гына алыйк. Бөтен призларны да диярлек тирә- як районнардан, өлкәләрдән килгән спортчылар яулады. Күзгә яшь тулса да чыдарга туры килде.

    Келәмдә бирелергә мәҗбүр булган көрәшчеләрнең тренерлары нәрсә уйлады икән бу вакытта? Киңәшмәдә район башлыгы Александр Шадриков үзенең йөрәк әрнүен җиткерде залда утыручыларга. Хурлыкны аңлый белгән һәркем өчен бик авыр кичереш булды ул. Димәк, көрәшчеләр әзерләүче тренерларның эше бүген иң түбән баллга лаек. Инде хоккейны алыйк. Районара турнирларда быел безнең район командасы бер мәртәбә дә призлы урынга чыга алмады. Районның спорт дөньясындагы мондый уңышсызлыкны хоккей яратучы тамашачылар хәтерләми дә торгандыр, могаен. Сәбәп нәрсәдә? Нәкъ шундый сорауны кабыргасы белән куйды спорт активы алдына район башлыгы. 11 сыйныф укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыручылар да бармак белән генә санарлык. Кайбер мәктәп укучылары иң популяр спорт төрләреннән саналган чаңгыда да үзләрен күрсәтә алмады. Кыш буена бөтенләй чаңгыга басмаучы укучылар да бар икән. Ату һәм йөзү кебек спортны да күптән үз итәргә вакыт. Дөрес, Матак урта мәктәбе укучылары ату буенча җиде балл җыйды, Городище һәм Алешкин- Саплык авылларыннан килгән укучылар 3,6 һәм 3,2 балл белән чикләнде. Ә менә Марс, Яңа Элмәле, Хорновар Шигали, Шланга, Кече Чынлы һәм Түбән Чәке балалары бөтенләй мишеньгә тидерә алмады. Сәбәбе бик гади, урыннарда күнегүләр үткәрү үзагымына куелган, ягъни укытучылар үзләренең төп вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәмиләр. Янәсе, әлегә кадәр узды бит, алга табан да узар. Юк, бүгенге таләпләр искечә әләс- мәләс эшләүне кичерми. Район үзәгендә заманча төзелгән искиткеч бассейн була торып та, мәктәп укучыларының йөзә белмәләрен ничек аңларга?! Хорновар Шигали, Зур Аксу һәм Иске Кәкерле мәктәпләре укучылары гына 30 дан артык балл җыя алды. Шул ук вакытта, Иске Чүпрәле лицее (бассейн белән янәшә), Алешкин Саплык, Кече Чынлы, Марс һәм Зур Чынлы мәктәпләренең 11 сыйныфта укучы балалары бөтенләй йөзә белми, дияргә дә була. "Балаларны йөзәргә дә өйрәтмәгәч, ул бассейнны кем өчен төзедек?",- ди Александр Валерьевич.

    Бүгенгедәй истә, 2015 ел- районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы башланган көннәрдә, бассейнда йөзү ярышлары алдыннан район башлыгы: "район мәктәпләрендә йөзә белмәгән бала булмасын!" ,- дип бурыч куйган иде. Әлбәттә, физкультура укытучылары аны тормышка ашырмады. "Укытучыларның үзләреннән дә күп төрле ярыш буенча имтихан алырга кирәк",- диде район башлыгы. Россия мәктәпләрендә ГТО нормаларын тапшыру быелдан башлап мәҗбүри булачак. РФ Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын үтәүне катгый таләп итә. Балларның бердәм дәүләт имтиханнарына өстәлүе дә тикмәгә түгел. Димәк, җәмгыятькә сәламәт, физик яктан нык алмаш кирәк. Сәламәт тәндә сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмиләр. Яшьләр арасында алкоголизм, наркомания һәм башка шундый социаль чирләр тамыр җәйгән чорда, балаларыбызны киләчәк өчен лаеклы үстерүгә, дөрес юлга юнәлтүгә хөкүмәт йөз белән борылды. Өлкәннәр арасында да аны популярлаштыру максатыннан күп эш алып барыла. Шуңа күрә нормативларны тапшырган хезмәткәрләрне төрле ташламалар, кызыксындыру чаралары белән дә җәлеп итү мөмкинлекләре карала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: