Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы буенча тәүлегенә уртача 53300 кг. сөт җитештерелә

    Көз ае булган октябрьнең дә икенче яртысын ваклап киләбез. Маллар өчен кышлату чоры дәвам итә.

    Гадәттә, кышлату чорына күчү вакытында сыерлардан продукция алуның кимүе күзәтелә. Аны белгечләр терлекләрне кышкы асрауга күчерү белән аңлата.

    Район буенча бүгенгесе көндә тәүлегенә уртача 53300 кг. сөт җитештерелә. Бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым- 11,8 кг.

    "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бер сыердан көненә уртача 23 кг. сөт савалар. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә савым сыерлардан продукция җитештерүне киметмәскә тырышалар. Бүгенге көндә биредә бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым 13,3 кг.ны тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында тәүлегенә 24800 кг. сөт җитештерелә. Биредә бер сыерга уртача 12 кг. сөт савыла.

    -Быелгы азыкларда энергия аз. Шуңа да малларның рационын энергиягә бай булган азыклар белән тулыландыру зарур. Замана бүген терлекчелек белгечләреннән фәнгә нигезләнеп эшләүне дә таләп итә. Аннан соң малларга су эчертү мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Сөтнең 90 проценты судан торуын да онытмасак иде. Малларга су җитмәү сөт җитештерүгә дә тискәре тәэсир итә. Алдында һәрвакыт чиста су торган сыер азыкны да күп ашый, сөтне дә күп бирә. Бер кг. коры азыкны үзләштерсен өчен сыерга кимендә-5 литр, бер литр сөт җитештерү өчен 3 литр су эчертергә кирәк. Югары продукцияле сыерга тәүлегенә 150 литр су эчертү таләп ителә,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

    Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы товарлар җитештерүчеләргә таләпләрне арттыра гына баралар. Югары яки урта белемле белгечме ул, яки гади эшчеме - үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарырга тиеш. Шулай булганда гына мул продукция алуга ирешергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: