Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә сөрүлек җирләренең 58 процентын әче туфраклы җирләр тәшкил итә

    Райондагы сөрүлек җирләренең 58 процентының әче туфраклы җирләр тәшкил итә. Элек елларда бу күләм азрак булса, соңгы вакытларда "Агрохимсервис" җәмгыятеннең эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавы нәтиҗәсендә, әче туфраклы җирләрнең мәйданы арткан. Болар һәм район җирләрендә корылыкка да, явым-төшем күп булган елда да стабильле уңыш бирүче, районлаштырылган сортлар куллану турында сүз...

    Елларның авыл хуҗалыгы, бигрәк тә үсемлекчелек өчен, уңышсыз килүен корылыкка сылтасак та, районның аграрчылары ягыннан эшләп бетерлмәгәннәр дә бар. Әлеге киңәшмәдә барган сөйләшүләрдән аңлашылганча, бу яңа сортлар белән эшләмәү, күп очракта Татарстан күләмендә фәнни-тикшеренү институты тарафыннан кулланылышка кертелмәгән сортлар чәчү. Хәзер күп кенә худалыклар, һәрбер культураның берничә төрле сотрын чәчә, республика, мәсәлән, 35-40 төрле сорт белән эшләсә, анализлар безнең район аграрийларының 10-15 төрле сортка гына өстенлек бирүен күрсәтә. Ә бер төрле орлыкны 5-6 ел буе чәчсәң, ягъни яңартмасаң, югары уңышка өметләнмә дә икән. Киңәшмәдә чыгыш ясаучы "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе җитәкчесе Юрий Еров соңгы елларда безнең регионда нинди орлыклар кулланылуын, һәм тикшерелгән нәтиҗәләрнең яңа орлык чәчкәндә уңышны бер гектардан кимендә 3-4 центнерга арттырып булуы турында сөйләде.

    Үз кырларыңда үстерелгән ашлык орлыгын саклауга куйганда аның төрле катнашмалардан арындырганда нинди техник җиһазлар аша үтүе дү мөһим. Игенчелек белән уңышлы шөгыльләнүче илләр, шулай ук Россиядә дә, чәчеләчәк материалны югары стандартларга китерү өчен дүрт төрле ысул һәм җиһаз кулланалар икән. Ашлык башлап җилле иләк аша, аннан соң пневматик иләкләр аша үтә. Киңлеге, калынлыгы, озынлыгы, авырлыгы буенча сайланганнан соң гына чәчәргә яраклы орлык килеп чыга. Бу яктан да безнең районда эшлисе эшләр бар әле. Бер "Цильна" җәмгыятендә генә, ә ул орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык, чәчеләчәк материал тиешле дәрәҗәдә эшкәртелә, чистартыла, диелде киңәшмәдә.

    -Фәнни күзлектән чыгып караганда, Чүпрәле җирләре югары уңышка йөз тота аламы дигән сорауга "Россельхозцентр"ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Таһир Хадеев:

    -Киресенчә, Чүпрәле кырларында түбән уңыш үстерү оят, -диде. Сездәге туфракның бонитеты республика буенча да иң югарысы, фәнни институтлар белән элечтәдә торып, белгечләр, галимнәр белән килешенеп эшләргә генә кирәк. Ә без үз чиратыбызда моңа һәрчак әзер, -диде.

    Киңәшмә-укуда катнашкан район башлыгы Александр Шадриков мондый укуларның тагын да дәвам иттереләчәген әйтте. Бу айда үткәреләчәк семинарлар да инде терлекчелеккә генә багышланмыйча, үсемлекчелекне дә, аерым алганда, техниканың әзерлеген, орлыклык материалның сыйфатын да колачлаячак. Һәм шушы көннәрдә район башлагы КФХ, җәмгыятьләр җитәкчеләрен аерым-аерым кабул итеп, кырчылык һәм терлекчелекне үстерү буенча аларның планнарын караячаклар.

    Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, "Росселәхозңентр"ның район бүлеге Җитәкчесе Исламетдин Низамов, үсемлекләрне саклау буенча районның баш агрономы Николай Мискинның чыгышлары да тыңланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: