Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Россия чемпионын тренажер белән бүләкләделәр

    Зур Аксу авылында яшәүче 35 яшьлек спортчы Петр Мускатиновның зур җиңү яулавын ишеткәч интернет челтәрләре дә шаулады. Инвалид булуына да карамастан ул үзен кече яшьтән спортка багышлый. Һәм, ниһаять, Мәскәү ярышларында катнашып Россиянең спорт мастеры нормасын үти.

    Моннан күп еллар элек, яшь кенә инвалид малайның район Сабан туйларында турникта 50- 60 мәртәбә тартылып беренче урыннар яулавын һәм беренче призлар яулавын бүгенгедәй хәтерлим. Аны күтәреп турникка тотындыралар иде дә, ә теге нәкъ канатлы коштай очып кына торадыр иде. Кыш айларында үткәрелгән чаңгы ярышларында да актив катнашып килде, бүләкләргә лаек булды. Үзенең әйтүе буенча да, дүрт яшеннән кулларын ныгытырга тотынган ул. Үсә төшкәч кул көрәштерү спорты белән чынлап шөгыльләнә башлый. Табигать биргән сынау язмышына үч итеп, еллар буе үзен зур спортка әзерли. Менә дистә елдан артык инде республика, Россия ярышларында катнаша, Кавказда да була, күп кенә спорт осталары белән дә көч сынашырга туры килә аңа. "Иң мөһиме үз- үзеңә ышанып максатка тайпылышсыз барырга кирәк. Шул вакытта гына җиңүгә ирешү мөмкин. Икенчедән- мин көчсез, миннән булмый дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Кешенең мөмкинлекләре күп, аларны дөрес файдаланырга гына кирәк",- ди спортчы. Моның шулай икәнлеген Петр үз тәҗрибәсендә раслый. 2015 елның ноябрендә армрестлинг буенча Бөектау районында үткән республика турнирында җиңү яулап Татарстан чемпионы исеменә лаек була һәм аны Россия чемпионатында катнашу өчен бер сүзсез республика җыелма командасы составына алалар. Мәскәүдә үткән ярышларда Россия Федерациясенең 17 регионыннан 104 спортчы катнаша.

    Петр Николаевич монда да уңышлы чыгыш ясый һәм моңарчы дан яулап килгән көчлеләрне дә җиңеп бронза медале белән бүләкләнә. Россиянең спорт остасы нормативын үтәгән Петр Николаевич хәзер илнең җыелма командасы составына кертелде. Быел ноябрь аенда Польшада үтәчәк дөнья чемпионатына бару өчен әзерлек күрә. Аңа анда районыбыз, республикабыз һәм, ниһаять, бөек Россия данын якларга туры киләчәк. Хәзер ул бик тәҗрибәле, оста тренерлар белән даими киңәшләшеп тора. Зур спортта танылып килүче якташыбызны район башлыгы Александр Шадриков та игътибарсыз калдырмады, әле шушы көннәрдә генә Петр Мускатиновка Чиләбе шәһәреннән махсус тренажер кайтартты, аны тантаналы төстә спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов иясенә тапшырды. "Күнегүләрне тренерым Равил Галиуллин (ул республика җыелма командасының баш тренеры да) күрсәтмәләре буенча атнага өч мәртәбә үткәрәм. Күнегүләремнең әллә сере юк, шулай да тренер кушканнардан тайпылмыйм. Дөнья чемпионатына көчсезләр килми ич. Минем үлчәү авырлыгымда Бразилиядән бик көчле спортчы чыгыш ясарга тиеш икән. Интернет челтәрләре аша спорт белән танышып барам. Шуңа күрә мускулларны бик нык ныгытырга туры киләчәк. Бүләк өчен район башлыгы Александр Валерьевичка ихлас рәхмәт әйтәсем килә",- ди ул. Спортчының әнисе Нина Федоровна да улының уңышларына чиксез сөенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: