Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә полициянең участок вәкиле өчен административ- торак комплексы ачылды

    Шушы көннәрдә Шланга авылында полициянең участок вәкиле өчен административ- торак комплексы ачылды. Чарада муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, республика Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары, полковник Марат Айдаров һәм кайбер хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

    Исегезгә төшерәбез, мондый административ- торак комплекслар төзү проектын 2013 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән килешеп, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшләде. Шушы елдан башлап безнең районда бөтен уңайлыклары булган дүрт комплекс ачылды. Шланга авылы район үзәгеннән еракта урнашкан һәм Чувашия Республикасы белән ызандаш тора. Монда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, авыл күптәннән мондый бинага ихтыяҗ кичерде. Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Фәрит Камусин биредәге участок вәкиле Фәнис Дамаевка Шланга, Матак, Мунчәли, Каракитә һәм Татар Бизнәсе авыллары территорияләрендә тәртип булдыру, халыкның иминлеген тәэмин итү, шушы максаттан профилактик чаралар үткәрү йөкләнгәнлеге турында сөйли. Шланга авылында гына да 250 гә якын йортта 700 ләп кеше яши, ә участоктагыларның саны биш меңнән артып китә. Район башлыгы Александр Валерьевич үзенең чыгышында район территорясенең зур булуы һәм биредә яшәүче халык үзен имин хис итү өчен ышанычлы тулы шартлар булдырырга кирәклеген әйтте. Яңа нигезгә урнашкан гаиләгә нык исәнлек теләп спутниклы телевидение жиһазлары алу өчен сертификат бүләк итте. Министрлыктан килгән Марат Айдаров та полиция вәкиленең үзе карамагындагы участокта яшәргә тиешлеген ассызыклады. Җирле халык арасында яшәгәндә генә полиция вәкиле авыл сулышын тоя, килеп чыккан күңелсез хәлләрне оператив чишүне гамәлгә ашыра ала. Казан кунагы да бүләксез килмәгән. Фәнис Дамаевка ул яңа "Нива" автомобиленең ачкычларын тапшырды. Участок вәкиле аларга олы рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә сүз бирде. Полиция кече лейтенанты Фәнис Дамаев участокта әллә ни озак эшләмәсә дә, хезмәттәшләренең һәм халыкның игътибарын яуларга өлгергән. Фатир белән бер түбә астында урнашкан пунктта эшләү өчен бөтен шартлар бар, теләсә нинди мәгълүматларны тикшерү өчен интернет челтәре дә тоташкан. Торак ягы да заманча итеп корылган, зур якты бүлмәләр, газ- су кергән, бөтен уңайлыклары бар, шәһәр фатирларыннан бер дә ким түгел. Моннан тыш, комплекс ачылышы тантанасында полициянең участок вәкилләре хезмәтен камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәрисов һәм крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Төзүче "Энергосервис" җәмгыятенең техник директоры Петр Лебедев район башлыгы Александр Шадриковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

    Күбрәк фотоларны ФОТОЛЕНТА буенча карый аласыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: