Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә өлкәннәр тормышы-игътибар үзәгендә

    Һәрбер эшне өлкәннәрнең хәер-фатихасы, киңәше белән башкарырга күнеккәнбез. Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер, диелгән хәдистә дә.

    Район җитәкчелеге дә шуларны күздә тотып, олы буын вәкилләренә һәрдаим игътибар күрсәтергә тырыша. Район ветераннар советы һәм пенсионерлар оешмасы вәкилләре белән чираттагы очрашу да моның ачык мисалы.

    Әлеге очрашулар ел дәвамында берничә тапкыр үткәрелә. Балалар иҗат йортына җыелган өлкәннәре алдында да бу көнне Алексндр Шадриков районда башкарылган эшләр, киләчәккә булган планнар хакында уртаклашты. Нигездә, район халкының тормыш шарларын яхшырту буенча соңгы елларда күп кенә төзелешләрнең алып барылуын, авыл хуҗалыгындагы уңышлар, "Чиста су" програмасы кысаларында сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителеш, юллар ясау һ.. һ.б. хакында уртага салып сөйләште ул районның аксакаллары белән.

    -Сез узган юл безнең өчен олы үрнәк. Бүгенгәчә төзелгән, булдырылганны без дәвам итүчеләр генә, һәммәсенең башлангычында сез керткән өлеш санап бетергесез,-диде район башлыгы Александр Шадриков рәхмәт сүзләрен белдереп.

    Александр Шадриков ветераннарны борчый торган мәсьәләләр белән дә кызыксынды, форсаттан файдалнып, өлкәннәр сорауларын да бирделәр.

    Хезмәт ветераны Камиль Бикмөхәммәтовны районда озак еллар халыкка хезмәт иткән май-сөт заводының эшләмәве борчый. Әлеге уңайдан район җитәкчесе төрле программалар нигезендә шәхси эшмәкәрләрнең эшли башлавын билгеләп үтте, киләчәктә дә бу юнәлештә эшчәнлек алып барылачагын әйтте.

    Район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров совет эшчәнлеге, өлкәннәр тормышы белән таныштырды, нинди уй-фикерләр белән яшәгәнлекләрен, ниләр эшләргә планлаштыруларын сөйләде. Ә алар бик күп булып чыкты. Бу ветераннар советындагы үзгәрешләр, сугыш чоры балаларына игътибарны арттыру, очрашулар оештыру, бәйгеләр үткәрү һ.б.

    Чарада озак еллар Зур Чынлы авылындагы ветераннар советын җитәкләгән Исхак Салаховка Татарстан Республикасы ветераннар(пенсионерлар) төбәкара иҗтимагый Советының Рәхмәт Хаты тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: