Чүпрәледә маллар җәйләүгә күчәргә әзерләнә
"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында үткән семинарда малларны җәйге лагерьларга күчерү мәсьәләләренә багышланган иде. - 9 майга кадәр җәйге лагерьларны төзекләндерүне тәмамларга һәм 10 майга малларны җәйге лагерьларга күчерергә кирәк,- дип бурыч куюдан башлады семинарны район Башлыгы Александр Шадриков. Аннан соң семинарда катнашучыларга биредәге көтүчеләр өе, ясалма орлыкландыру пункты,...
-Маллар җәйге лагерьларга күчерелгәнче кардаларга салам ташып кую, тозның булуы мөһим. Малларның рационын әкренләп җәйләү чорына күчерү мәслихәт,-диде үзенең чыгышында азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.
Семинарда, шулай ук, малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләре дә күтәрелде, кигәвеннән препаратлар белән эшкәртү мөһимлеге ассызыкланды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов авыл хуҗалыгындагы, аерым алганда, терлекчелектәге, бүгенге бурычлар, район ветеринария службасы җитәкчесе Марс Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм, ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев мал-туарны җәйләүгә чыгару алдыннан ниләр эшләргә кирәклеге, кардаларның санитар торышы нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр.
Җәйләү-мул сөт чоры, әмма аннан отышлы файдаланганда гына. Шуңа да терлекчелек тармагында фермаларда асрау вакытындагы барлык чаралар да җәйге лагерьларда да дәвам иттерелергә тиешлеге ассызыкланды семинарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев