Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Инновацион иҗади яшьләр үзәге ачыла

    22 мартта 90 номерлы һөнәри училищеда Инновацион иҗади яшьләр үзәгенең ачылу тантанасы узачак.

    Үзәкне оештыруның максаты булып заманча 3D җиһазлар, лазерлы фрезер станоклары аша балаларны һәм яшьләрне иҗади эшчәнлеккә, кече һәм урта бизнес продуктларын яңача эшкәртүгә өйрәтү тора. Бу көнне, шулай ук, яшьләрнең эшмәкәрлек өлкәсендәге белемен арттыруны күздә тотып мәгълүмати семинар да үтәчәк. Семинар-укуларны Казан шәһәреннән, министрлыклардан килгән югары квалификацияле белгечләр уздыра. Семинар соңында укылганлыкка сертификат тапшырылачак. Семинар-укулар 10.00 сәгатьтә, тантананы ачу 12.00 сәгатьтә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: