Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә эшмәкәрләр белән киңәшмә узды

    Нинди генә массакүләм мәгълүмат чарасын ачма, анда соңгы аралардагы икътисад өлкәсендәге вәзгыятьткә кагылышлы хәбәргә юлыгасың. Нефть бәясенең һаман түбәнгә тәгәрәве, долларның сумга карата көн саен югарыга үрмәләве ил җитәкчелеген борчуга салды. Ил эчендәге потенциалны барларга, үзебезнең җитештерүчеләргә йөз белән борылырга кирәклеген аңладылар кебек. Күрше тавыгы күркә булып күренсә дә, күршенеке...

    Әйтергә кирәк, соңгы елларда район күләмендә эшмәкәрлекне җәелдерү өчен бөтен төрле уңай шартлар булдырылды. Бу муниципаль салымнардан азат итү, инфраструктура, финанслау өлкәсендәге өстенлекле шартлар, үз эшен булдырырга теләүчеләргә һәръяклы ярдәм күрсәтү һ.б., һ.б. Әлеге киңәшмә дә шундый ярдәмнәрнең берседер, дип уйлыйм, чөнки анда 2016 елдан законга кергән һәм эшмәкәрләргә кагылган законнарны аңлату өчен төрле служба вәкилләре чакырылган иде.

    Яңа елдан Россия территориясендә эшчәнлек алып баручылар оешма, предприятиеләрендә барлыкка килгән калдыклар һәм аларны утилизацияләү турында экология министрлыгына отчет бирә башлыйлар. Һәм тагын бер яңалык булып ЕГАИС, ягъни алкоголь һәм аның әйләнешен контрольлек итү буенча гамәлгә куелган таләпләр тора. Һәр икесе буенча да эшмәкәрләргә детальле аңлатмалар бирелде.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Егор Тарнавский 2015 елда районда эшмәкәрлекне үстерү программасы буенча ниләр эшләнгәне турында доклад ясады. Эшмәкәрлек җәелеп китте, үсте диеп булмаса да, Чүпрәле эшмәкәрләренең аңында бу елны кискен борылыш, киләчәкне башкача күзаллый башлау елы булды дияргә нигез бар. Үз эшен башлап җибәрүчеләрнең ниятләре алып-сатуга түгел, ә нәрсәдер эшләп чыгару, җитештерү өлкәсенә юнәлтелә хәзер. Шуның бәрабәренә "Чүпрәле" җитештерү паркына да 5 резидент кергән. Алар ташландык биналарны ремонтлап, анда цехлар булдырырга алынганнар. Әмма район башлыгы Александр Шадриковны ул резидентларның өчесенең чит өлкәләрдән булуы борчый. "Үзебезнең район кешеләре инициатива күрсәтсеннәр, үз эшләрен башласыннар иде",-ди ул.

    Нәфисә Хәйруллова, эшмәкәр:

    -Россиягә карата санкцияләр кертелү, Россиянең дә кайбер илләрдән товарлар кертүне чикләве, мегаполислардан ерак булсак та, безнең эшчәнлеккә дә йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Мәсәлән, үзебездә үстереп булмый торган өрек үткән ел гына 320 сум иде. Быел инде аның бер килосы 480 сум. Сатып алучыларның саны кимеде. Әмма, бәяләрнең артуы бәрабәренә, керем шулай ук калды, дияргә була. Һәм эшчәнлегебездә яңа алымнар эзлибез. Икмәк пешерү буенча мини цех ачачакбыз, якын көннәрдә.

    Кадрия Ятманова, эшмәкәр:

    -Өч ел элек профнастил җитештерү буенча Чүпрәле районында цех ачкан идек. Үзебез дә шунда туган булганга һәм район җитәкчелегенең һәрвакыт ачыклыгы, һәртөрле ярдәмгә әзер торуы эшчәнлегебезне җәелдерергә мөмкинлек бирде. Район территориясендә тагын да бер цех ачып, бетон эшләнмәләр җитештерүне башлап җибәрергә уйлап, җитештерү зонасына резидент буларак кердек. Бу башлангычыбыз да уңышлы булыр, дип уйлыйм.

    Январь аенда заказлар елның-елында аз була. Ә җәй айларында цехның буш торганы булмады. Өметләнә белергә һәм курыкмаска кирәк. Калганында Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: